Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

«Культура» телеканалы Каюм Насыйри турында документаль фильм күрсәтәчәк

0

14 февральдә «Культура» телеканалында «Соединяющий миры» документаль фильмы күрсәтеләчәк. Ул мәгърифәтче-галим Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышлана. Фильм энциклопедист-галимнең тормыш тарихын тәкъдим итә.

Фильмда тамашачыга чикләүләрне белмәгән кеше тәкъдим ителә. Каюм Насыйри күргәннәре белән кызыксына, гаҗәпләнә һәм алар турында бөтен дөньяга сөйләргә омтыла. Ул үзенең тормышының мәгънәсен аңлап яши, бөек хыялдан бөек максатка түгел, бәлки бер гади эштән икенче гади эшкә күчә.

Фильмны төшерүчеләр фикеренчә, галим бөеклеккә ирешкән һәм фән дөньясы белән дин бер-берсен кире какмавын, ә бер-берсен тулыландыруын исбатлаган. Моннан тыш, үз мисалында ул православларның һәм мөселманнарның уртак максатка таба хәрәкәт итеп, партнерлыкта яши һәм эшли алуын күрсәтә.

«Хәзер Каюм Насыйри - тарту көче, нигез көче, «дөньяларны тоташтыручы». Ул вакытта да ул мәдәниятләр диалогы аша гына татар халкы һәрнәрсәдә - социаль, дини, мәдәни һәм финанс яктан уңышлы булачак, дип раслаган иде», – дип сөйләде «Татар-информ»га фильмның режиссеры Андрей Лысяков галимне аңлавы турында.

Каюм Насыйри тормышыннан кайбер күренешләрне актерлар Данил Зинәтуллин һәм Фәнис Җиһаншин (ТР халык артисты) ирекле сәхнәләштергән. Фильмда тере инструментлар кулланып оригиналь музыка һәм искечә стильләштерелгән цифрлы графика тәкъди ителә.

Документаль фильмның премьерасы «Культура» федераль телеканалында мәгърифәтченең туган көнендә, 2025 елның 14 февралендә 19:45 сәгатьтә башлана.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Соболенко и Азаренко сыграют на турнире WTA-1000 в Дохе






Секретная Служба США (СССР) СПОСОБНА ОТРАВИТЬ США "X"? РИА НОВОСТИ, TIME, В.В. Путин, Дональд Трамп, Илон Маск. СПАСЕНИЕ ВОЗМОЖНО! Россия, США, Европа могут улучшить отношения и здоровье общества?!

«Без диаспоры не обошлось»: прокуратура просит отменить приговор мигранту-педофилу

В Ярославской области женщина выиграла суд из-за неудачного омоложения лица

10 февраля в Москве и области ожидается день без ветра и снега, давление медленно начнет снижаться