Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Тукай районында ветераннарга юбилей медальләре тапшыралар

0

Татарстанның Тукай районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлыйлар. Аларга Җиңүнең 80 еллыгына истәлекле медальләр тапшыралар. Шулай ук «Мактаулы граждан» исеме дә бирелә.

Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев Шәвхәт Әхмәтназыйповны киләчәк бәйрәмнәр белән котлады һәм бүләкләр тапшырды. Чара Калмаш авылында ветеран йортында, фронтовикның туганнары һәм якыннары арасында узды.

Агымдагы елның 19 гыйнварында Шәвхәт Әхмәтназыйп улына 99 яшь тулды. 1943 елның ноябрендә аны Совет Армиясе сафларына алалар. Ул вакытта аңа нибары 17 яшь була, 1,5 ай өйрәнүләр уза. Шуннан соң хәрбиләрне фронтка озаталар.

«Чехословакияне, Праганы азат иттек. Декабрьдә салкыннар башланды. Немецлар чигенде. Менә алар безнең Советлар Союзын алырга теләде», - дип искә ала ветеран.

Шавхәт ага пулеметчик була. Япония белән бәрелештә катнаша. 1945 елда җәй хәрби иптәшләре белән Уссури елгасын йөзеп чыгып һәм Маньчжурияне азат итәләр.

Бөек Ватан сугышы ветераны белдергәнчә, ул өенә исән килеш кайта алачагына ышанмаган. Әмма ул Җиңү белән кайткан. Өйләнгән, хатыны белән 4 бала тәрбияләгәннәр. Шәвхәт Әхмәтназыйпов бүгенгә кадәр аларга үрнәк һәм киңәшләр бирә.

«Юбилей медальләрен тапшыра башладык. Бу Бөек Ватан сугышы елларында безнең тыныч күк йөзе, киләчәгебез өчен көрәшкән ветераннарыбызга. Без аларга бик рәхмәтле», - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев.

Тукай районында Җиңүнең 80 еллыгына медальләр Бөек Ватан сугышының тагын 115 ветеранына тапшырылачак. Алар - фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре һәм башка категорияләр.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә, шулай ук 2025 ел - Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

Материал Эльмира Гайнетдинова ярдәме белән әзерләнде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Азаренко проиграла в первом круге турнира WTA-1000 в Дохе






В Москве женщина обнаружила в ванной змею и засосала ее в пылесос

У летевшего за границу российского бизнес-джета отказал прибор в небе

Российские школьники примут участие в международной олимпиаде по математике

Спортсмены из Петербурга – в числе лидеров международных соревнований по легкой атлетике