Удмуртия эшмәкәре, спорт остасы Илдар Гыйльфанов: Күпбалалы әти булу – ул бәхет!
Удмуртиянең «Яңарыш» газетасынңа Эльвира Хуҗинаның «Күпбалалы әти булу – ул бәхет!» дигән язмасы чыкты.
Илдар Гыйльфанов Сарапулда күпләргә таныш. Берничә ел дәвамында көрәш мәйданында аңа тиңнәр булмады. Пауэрлифтинг буенча халыкара класслы спорт мастеры, спортның бу төре буенча Россиянең көмеш призеры. Хәзер ул шәһәрнең уңышлы эшмәкәрләренең берсе буларак билгеле.
«Спорт белән шөгыльләнү кешедә тормышның башка өлкәләрендә дә башланган эшне ахырына кадәр җиткерергә ярдәм итә торган холык тәрбияли», - ди Илдар Әскәт улы һәм үз үрнәгендә моны башкаларга да исбатлый.
Һөнәри яктан тормышта ул кызыклы да, катлаулы да булган юлны – эшмәкәрлекне сайлый. Күтәрелешләр дә, авырлыклар да була. Илдар Гыйльфанов Сарапулда юлларны төзекләндерү һәм чистарту, вак таш һәм ком сату, махсус техника хезмәтләре күрсәтү белән шөгыльләнә. Үз-үзенә эшли башлаганчы Сарапул политехник институтында икътисадчы белгечлеге алып, ул биш елга якын банкта эшләргә өлгерә.
«Хатыным икенче бала белән авырлы булганда, үз тормышымда нәрсәнедер үзгәртергә, гаилә бюджетын арттырырга кирәклеген аңладым, шул вакытта үз эшемне башлау турындагы фикер килде. Гомумән, беренче белгечлегем буенча мин автомеханик, – дип сөйли Илдар Гыйльфанов. – Минем бабамның тормышы техника белән бәйле иде, мин балачактан ук аның төрле машиналарны ремонтлаганын, чит ил машиналары өчен кирәк-яраклар ясаганын күреп үстем. Ул чакта аларны хәтта кибетләрдә дә сатмыйлар иде әле. Минем өчен болар барысы да бик кызык иде! Үскәч, практикада боларның барысын да үзем сынап карадым, әмма ул вакытта бу юнәлештә эшләргә теләмәдем. Ә нәтиҗәдә, соңрак, бер эштә үземнең ике – икътисадчы һәм автомеханик һөнәремне берләштердем».
2008 елда булачак эшмәкәр кредит акчаларына беренче махсус техника сатып ала. «Танышларым минем руль артына утыруыма гаҗәпләнделәр, ә минем өчен аерма юк иде – эш эш инде ул», – дип искә ала Илдар Әскәт улы. Ярты елдан соң тагын бер машина сатып алып, йөртүче яллый һәм оештыру, эшен үстерү мәсьәләләренә күбрәк вакыт бирә башлый.
Бүген ул җитәкләгән оешмада зур махсус техника паркы бар. «Коллектив зур һәм бердәм, һәркем бер-берсенә ярдәмгә килергә әзер. Үз эшеңне алып бару җиңел түгел, нечкәлекләр бик күп. Минемчә, үз эшеңне башлап җибәргәнче, син үз өстеңә сиңа эшләргә килгән кешеләр өчен җаваплылык алырга әзерме, юкмы икәнлеген аңларга тиеш. Барысының да гаиләләре, кредитлары, башка төрле мәшәкатьләре бар.
Мин кешеләргә хезмәт хакы түлим һәм аның лаеклы булуын телим, ә моның өчен барысын да күзәтеп торырга, үз эшеңне вакытында, сыйфатлы һәм намуслы итеп башкарырга кирәк», – ди Илдар Гыйльфанов.
Берничә ел эчендә Илдар Әскәт улы үз эшчәнлеген башка шәһәрләрдә дә җәелдерә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: үзе өчен эшләүгә карамастан, Илдар Гыйльфанов туган шәһәренә һәм республикага файда һәм үсеш китерә торган эшчәнлекне сайлаган.
«Башта, әлбәттә, безнең шәһәр территориясендә эшли башладык: урамнарга вак таш түшәдек, кышын карны чистарттык һәм чыгардык. Тиздән безгә заказ бирүчеләр Удмуртиянең башка шәһәрләрендә һәм районнарында да барлыкка килде. Конкуренция бар, әмма безгә эш җитәрлек. Без төзекләндерү буенча тендерларда катнашабыз, даими заказ бирүчеләр бар, алар алдында без үзебезне яхшы яктан күрсәттек. Үз эшем белән шөгыльләнергә уйлавыма үкенмим. Чистартылган, каралган, яхшы юллы урамнар буйлап барганда, кешеләр рәхмәт әйткәндә, барысы да юкка түгеллеген аңлыйсың. Автопаркны яңарту турында уйлыйм, бу сыйфатлырак һәм оперативрак эшләргә мөмкинлек бирәчәк», – ди ул.
Илдар Гыйльфанов кебек эшмәкәрләрнең эшчәнлеген Сарапул хакимияте дә югары бәяли. Аларны даими рәвештә шәһәр Советына җыялар, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәләр.
Үз чиратында, Илдар Әскәт улы да: «Хакимият белән элемтә, үзара аңлашу бар һәм бу бик яхшы», – дип билгеләп үтә.
Илдар Гыйльфанов хатыны Анна белән бергә өч бала тәрбиялиләр – 14 яшьлек Алинә, 12 яшьлек Тимур һәм өч яшьлек Милана. «Күпбалалы әти булу – ул бәхет тә, җаваплылык та. Минемчә, гаиләгә һәрвакыт күбрәк игътибар бирергә кирәк. Чөнки гаилә – тормышыбызда иң мөһиме. Без якыннарыбыз өчен яшибез, балаларга лаеклы тәрбия бирү өчен тырышы-тырыша эшлибез», – ди ул.
Үз эшенә бар күңелен һәм көчен салучы. Илдар Гыйльфанов яраткан шөгыле – спорт турында да онытмый. Хәзер аның белән бары тик үзе өчен генә шөгыльләнә, ә ярышларда ул - судья. Спорт ярышларында, кайчандыр әтисе кебек, хәзер инде аның улы катнаша.
Милли тормыштан да читтә калмый Илдар Әскәр улы. Удмуртиянең татар эшмәкәрләре клубы вәкиле. «Без үз милләтебезне, телебезне сакларга, үстерергә, аны балаларыбызга мирас итеп калдырырга тиеш. Моны үз үрнәгебездә эшләсәк, нәтиҗәләре дә уңышлырак була. Балаларым белән милли бәйрәмнәребездә катнашабыз. Хәтта Төркиядә узган сабантуй бәйрәмендә дә катнаштык», – дип сөйләде Илдар Гыйльфанов.
Ул үз шәһәрендә генә түгел, ә республика күләмендә узган милли чараларның да иганәчесе, мохтаҗларга, ятимнәргә дә һәрвакыт ярдәм кулы суза. Милләтебезнең шундый асыл уллары булуы белән горурланабыз!