Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Белгечләр Covid-19 аркасында яңа куркыныч вируслар барлыкка килү ихтималы турында кисәтә

0

Кешеләр һәм хайваннар арасында Covid-19 таралу яңа куркыныч вируслар барлыкка килү куркынычы тудыра, дип хәбәр иттеләр Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында (ВОЗ). Бу хакта «Российская газета» яза.

«Җәмәгать сәламәтлегенә янаучы Covid-19 белән бәйле глобаль куркынычның дәрәҗәсе югары булып кала бирә», - диелә ВОЗ докладында.

Документта билгеләп үтелгәнчә, вирус бөтен дөнья буйлап актив таралуын дәвам итә, бу «уңай тест нәтиҗәләре проценты һәм агып төшүче су үрнәкләре» белән раслана.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, илләрнең күбесе авыру турында статистик мәгълүматларны киметеп күрсәтә. Covid-19 белән авыру очракларының реаль саны «күрсәтелгән саннарга караганда 2 тапкырдан 19 тапкырга кадәр күбрәк», дип билгеләп үтелә докладта.

Шулай ук коронавирус хайваннарның күпчелек төрләренә дә йога ала, шул сәбәпле Covid-19 аеруча куркыныч вирус санала, дип ассызыклана. Бу вирусның эволюциясе тизәюгә китерә һәм аның яңа төр организнарга җайлашуына ярдәм итә.

Нәтиҗәдә Covid-19 вирусы белән «хайваннар дөньясында киң таралган башка коронавируслар» арасында рекомбинация булу куркынычы барлыкка килә. Бу алга таба кешеләр вирусны авыррак формада йоктыру ихтималы белән яный, дип аңлаттылар Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында.

Оешма мәгълүматлары нигезендә, 2025 ел башына дөньяда 777,5 миллион COVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Серена Уильямс

Хэмилтон одним словом отреагировал на выступление Серены Уильямс с Кендриком Ламаром






Есть риски обвалов. Что происходит на оползневых зонах в Ульяновске

Бурятия заняла 35 место в рейтинге регионов по доступности бензина

Сложную операцию провели впервые в Приморском крае

Москвичам рассказали, где в городе можно покататься на коньках в любую погоду