Казан үзәгендәге фатирда хатын-кыз һәм аның улының гәүдәсен тапканнар
Казанның Татарстан урамында урнашкан йортларның берсендә полиция хезмәткәрләре 70 яшьлек хатын-кыз һәм аның 37 яшьлек улының гәүдәсен тапкан.
«Татар-информ»га билгеле булганча, хатын-кыз күкрәгенә пычак кадау сәбәпле үлгән.
Ир-ат, якынча, кайнар суга пешкән – фатирда җылылык торбасы өзелгән.
Тикшерү бара.