Казан аэропортында кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгардылар
Казан аэропортында һава судноларын кабул итү һәм җибәрүгә кертелгән чикләүләрне 08:30 сәгатьтә гамәлдән чыгардылар.
Исегезгә төшерик, чикләүләр очышларның иминлеген тәэмин итү өчен кертелгән иде. Алар гамәлдә булган вакытта Казанга очучы бер самолет запас аэродромда төшеп утырды. Бу хакта Росавиация хәбәр итте.