Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Васил Шәйхразыев Приморье крае мөселманнары Диния нәзарәтенең эшчәнлеге белән танышты

0

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Владивосток шәһәрендә. Биредә ул Приморье крае мөселманнары Диния нәзарәтенең эшчәнлеге белән танышты.

Приморье крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Җамал хәзрәт Гарифуллин төбәктәге мөселманнар тормышы, дини үзәкләренең киләчәккә планнары хакында сөйләде. Ул Приморьедагы мөселман җәмгыятенең үсеше, җирле дин әһелләренең шәригать өлкәсендә алган белемнәре, шулай ук аларның җәмгыятьтәге роленә дә тукталды.

Шулай ук Җамал хәзрәт Гарифуллин халык арасында дини белемне арттырган программалар, яшьләрне дини тәрбияләү һәм рухи мәгълүмат җиткерү буенча узучы проектлар турында да мәгълүмат бирде.

Васил Шәйхразыев, үз чиратында, Россиянең төрле регионнары белән хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклады. Очрашу барышында яңа проектлар, шул исәптән дини оешмалар арасында тәҗрибә уртаклашу, яшьләр өчен дини форумнар оештыру кебек планнар хакында сөйләшенде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Елене Рыбакиной сообщили тревожные новости перед стартом на турнире в Дохе






Информацию о супердешёвой Lada Aura за 2 млн рублей оперативно удалили с официального сайта Lada в Казахстане

В «Ростехе» сообщили о передаче двигателей ПД-8 для испытаний самолета SJ-100

«Активные граждане» определят лучшие работы фотоконкурса, посвященного зимней столице

КС защитил права зачатых после смерти отца детей