Алексей Песошин Бөгелмә ветераннарына юбилей медальләрен тапшырды
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Бөгелмәдә район Советы сессиясендә катнашты. Чара 2024 ел йомгакларына һәм агымдагы елга бурычларга багышланган иде. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.
Сәфәр кысаларында республика Хөкүмәте башлыгы тыл хезмәтчәннәренә «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшырды. Бүләкләр Раиса Петровна Төхвәтуллинага, Мидхәт Минәхмәт улы Идрисовка һәм Зинаида Корниловна Салминага бирелде. Сугыш елларында алар кырларда һәм производствода эшли, тылда җиңү яулыйлар.
Алексей Песошин ветераннарны Бөек Җиңүнең якынлашып килүче юбилее белән котлады.
«Безнең бурыч — киләчәк буын җиңүнең нинди бәя белән яулануын белсен өчен бу истәлекне саклап калу», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Алексей Песошин ветераннарга сәламәтлек һәм иминлек теләде.