Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Яңа Аксубайда турнир махсус хәрби операциядә һәлак булган геройларга багышланды

0

Аксубайның Киса авылында махсус хәрби операция зонасында һәлак булган каһарманнарга багышланган патриотик турнир узды. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Алар – Юрий Викторович Харитонов, Иван Юрьевич Харитонов, Вячеслав Викторович Харитонов, Александр Викторович Кузьмин, Алексей Андреевич Пикушев, Леонид Алексеевич Мадюков, Денис Андреевич Мадюков.

Якташларын искә алу өчен, авыл үзәгенә авылдашлар, тирә-күрше авыллар халкы җыелды. Тантаналы митинг Хәрби дан мемориалы каршындагы мәйданда узды. Җыелучыларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров мөрәҗәгать итте.

«Бүген без турнирга хоккей уйнау, уенчылар өчен җан ату яисә коралдан ату ярышларында катнашу өчен генә түгел, һәлак булган сугышчыларны искә алу өчен килдек. Аларның әти-әниләренә хәрбиләрне тәрбияләп үстергәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Якташларыбыз без тыныч күк астында яшәсен, хезмәт итсен, укысын өчен һәлак булдылар. Алар турындагы истәлек мәңгелек булырга тиеш. Геройларыбызга дан!», – диде ул.

Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Алексей Макаров барлык катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм әлеге турнирның ел саен уздырылачагын әйтте. Генерал майор Анатолий Молоствов үз чыгышында махсус хәрби операция зонасындагыларның батырлыгы турында сөйләде.

Бу көнне чарада катнашучыларны бай эчтәлекле программа көтте. Район туган якны өйрәнү музее район волонтерлары белән махсус хәрби операция зонасыннан кайтарылган экспонатлардан күргәзмә оештырды.

Фото: © http://aksubayevo.ru

Биредә үк үзеңне автоматны сүтеп җыюда сынап карарга, чик сакчылары җитәкчелегендә пневматик винтовкадан атып карарга мөмкин иде. Кыр кухнясы коймак белән чәй, ботка тәкъдим итте. Ә боз мәйданчыгында хоккей вакыйгалары үсеш алды. Киез итекле хоккей бик күп җанатарларны җыйды. Бу көнне әлеге объектның ачылышы да булды. Хоккей мәйданчыгы авыл халкыннан җыелган үзара салым акчасына төзелгән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анастасия Потапова

Потапова обыграла Саснович и вышла в финал теннисного турнира в Румынии






Новосибирцы вдвое чаще стали интересоваться своим уровнем пенсионной грамотности

Метеорологи дали прогноз на весеннее половодье в Тульской области

На «Госуслугах» теперь можно анонимно связаться с владельцем авто

Квартира Юрия Стоянова: 54 кв м невероятного уюта и творческих находок на Кутузовском