Росреестр күчемсез милекне рәсмиләштерүнең яңа кагыйдәләрен аңлатты
1 марттан Россиядә «төзедеңме – рәсмиләштер» принцибын гамәлгә кертәчәк федераль закон (№487) үз көченә керә. Хәзер теләсә нинди объект төзегәннән соң аны башта кадастр исәбенә куярга кирәк булачак. Шуннан соң гына файдалануга керешергә мөмкин, дип хәбәр итә Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
«Бина яки корылманы төзү яки реконструкцияләү эшләре бина яки корылманы файдалануга тапшыруга рөхсәт, төзелгән яки реконструкцияләнгән индивидуаль торак төзелеш объекты яки бакча йорты шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы закон таләпләренә туры килү турында хәбәрнамә алган көннән тәмамланган дип санала», – дип аңлатты ведомство эксперты Александра Абдуллина.
«Моннан тыш, бина яки корылманы төзү яки реконструкцияләү өчен төзелешкә рөхсәт алу һәм проект документациясен әзерләү таләп ителмәгән очракта кадастр исәбенә кую сорала. Әлеге норма, мәсәлән, торак яки бакча йортына карата кулланылырга мөмкин», - дип ачыклык кертте ул.