Актаныш халкы махсус хәрби операциядәге якташлары өчен күчтәнәчләр әзерләгән
Бу көннәрдә Актаныш районының Киров авылы Мәдәният йорты игелек һәм бердәмлек үзәгенә әйләнде. Авылда яшәүче хатын-кызлар якташ егетләргә махсус хәрби операция зонасына җибәрергә коры ризыклар әзерләү өчен өй токмачы баса. Илебезне саклаучыларга ярдәм итү һәм кайгырту авыл халкын рухландыра һәм берләштерә.
Өмәгә бер чиләк әзер токмач алып килгән Гүзәлия Измайлова игътибарны җәлеп итте. Аның үрнәге – уртак эшкә һәркем үз өлешен кертә алу символы. Киров авылы Мәдәният йорты директоры Алсу Хуҗина барлык хатын-кызларга игелекле эштә катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм хәрби хезмәткәрләргә иң изге теләкләрен җиткерде.
«Без шулай ук «Тамчы» балалар бакчасы коллективына һәм бакчага йөрүче сабыйларның әти-әниләренә рәхмәт белдерәбез», - диде Алсу ханым. Бакча коллективы якташ хәрби егетләр өчен гуманитар ярдәм җыйган һәм аны тартмаларга тутырып әзерләп куйган.
«Авылыбызда балаларның шат тавышлары гына ишетелеп тормын! Барыгызга да сәламәтлек һәм иминлек телибез, - дип өстәде ул. - Киров авылында яшәүчеләр арасындагы бердәмлек һәм үзара ярдәмләшү чын кешелек кыйммәтләрен күрсәтә: якын кешеләр турында кайгырту, бер-береңә ярдәм итү һәм уртак иминлеккә омтылу»
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
23 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,8 миллион сум акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле. Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булачак. Хәрбиләр махсус операция зонасында шулай ук аена 210 мең сум ала.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: 8 (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Материал Ләйсән Газизова катнашында әзерләнде.