Рәмзия Галимова: «Идел» журналында яңа үзенчәлек – без хәзер җырлар яздыра башладык
10 февраль көнне «MON» театраль мәйданчыгында «Идел» журналы «Яшьлеккә» дип исемләнгән җырлы-биюле кичә тәкъдим итте. Чарада үз эченә төрле иҗат юнәлешләрен сыйдырган «Идел» журналының медиа лабораториясе бер ел дәвамында булдырган диджитал-контент – шигырьләр язу һәм яздыру, визуаль һәм музыкаль проектлар белән якыннанрак таныштырдылар.
«2024 ел дәвамында без бик күп проектларны тормышка ашырдык. Ниләр генә эшләмәдек. Халык күнеккән һәм күптәннән эшләгән классик тапшырулар – «Карале», «Мин авылда калам», «Стилист авылда» проектларыннан тыш, «Идел»дә яңа үзенчәлек – без хәзер җырлар яздыра башладык, клиплар төшердек. Бүген без чыгарган барлык видеолар 800 мең карау җыйды, музыкаль мәйданчыклардагы җырлар 150 меңнән артык тыңланган», – дип яңалыклар белән таныштырды журналның баш мөхәррире Рәмзия Галимова.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Бүгенге көндә журнал басма матбугат чарасы булудан тыш берничә юнәлештә эш алып бара. Социаль челтәрләрдә аларның – «Стилист — авылда», «Мин авылда калам», «Карале», «Бәхәс», «Дөрес сөйләш», «Алло, Илһам» (»Бие-бие, Хәйбулла», «Такмаклар», «Яшьлек», «12 кыз» клиплары) проектлары белән якыннанрак танышырга мөмин.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Бер ел эчендә «Идел» журналы иҗади лабораториясе кысаларында берничә җыр яздырылган, клиплар төшерелгән. Аларның барысы да диярлек татар халык җырлары, фольклор әсәрләренә нигезләнеп эшләнелгән.
«Монда төп әйбер бар, мин аны тагын бер кат ассызыклап үтәсем килә – без җырларыбыз өчен нигез итеп фольклор әсәрләрен алабыз. «Бие-бие, Хәйбулла», «12 кыз»ны бөтенебез белә. Без аларны заманчалаштырабыз, трендларга әйләндерәбез һәм яшьләргә яңа форматта тәкъдим итәбез», – диде Рәмзия Галимова.
Ул «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенә һәрдаим ярдәм күрсәтеп торулары өчен рәхмәт белдерде.
«Татарның иҗаты нинди булмаска тиешлеген бик күп кеше белә инде. «Идел»ләр куркмыйча эзләнәләр, монда лаборатория форматында эш бара. Бу – кызык юнәлеш, иң мөһиме яшьләр тартыла. Бергәләшеп яңа формалар эзләп, һәрвакытта алга барыгыз, әлеге юнәлеш бүгенге көндә бик мөһим», – дип ассызыклады «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.
Чарага кунак итеп Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы туган телләрне саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы Камил Ногаев чакырылган иде. Ул комиссия рәсе Марат Әхмәтов исеменнән сәлам сүзләрен җиткерде һәм яшьләргә иҗади уңышлар теләде.
«Сезне күргәч, яшәреп киттек. Шулай булырга тиеш – телне саклау, үстерү ул сезнең җилкәләрдә. Яңалыклар булып торырга тиеш, бу – татар җәмгыяте өчен бик мөһим», – дип теләктәшлек белдерде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Идел» журналы социаль челтәрләрдә:
- ВКонтакте
- Телеграм
- Ютуб