Роднина Вәлиева турында: Фигуралы шуучылар туктап торганнан соң элеккеге дәрәҗәгә кайтмый
Фигуралы шуу буенча өч тапкыр Олимпия чемпионы Ирина Роднина Камилә Вәлиеваның спорттагы хәлен шәрехләде.
«Вәлиеваның фигуралы шуудагы киләчәге томанлы. Ул талантлы, әмма чынбарлык шундый: безнең фигуралы шуучылар туктап торганнан соң элекке дәрәҗәгә кайтмый. Бәлки, Вәлиеваның очрагы искәрмә булыр, әмма моңа ышану авыр», - дип җиткерә Роднинаның сүзләрен «РБ Спорт».
Исегезгә төшерик, узган елның 29 гыйнварында Спорт арбитраж суды (CAS) Вәлиеваны тыелган триметазидин препаратын кулланган өчен дисквалификацияләде. Бөтендөнья допингка каршы агентлыкның (WADA) таләбен канәгатьләндереп, спортчыны дүрт елга ярышлардан читләштерделәр. Бу вакыт 2021 елның 25 декабреннән исәпләнә башлады. Халыкара тимераякта шуучылар берлеге кагыйдәләрендәге чикләүләр нигезендә, Камилә 2026 елгы Олимпия уеннарында чыгыш ясый алмаячак.
Фигуралы шуучы 2025 елның 24 декабреннән янәдән ярышларда катнаша башлый ала.