Татарстанлыларны юлларда күрү мөмкинлеге начараю турында кисәттеләр
Татарстанда якындагы тәүлектә һава торышы шартлары начараю көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.
Бүген кич һәм төнлә, шулай ук иртәгә иртән республикада күрү мөмкинлеге 500 метрга кадәр начараю һәм томан төшү фаразлана.