Татарстан Диния нәзарәте руханилар өчен махсус хәрби контрактлар булдырырга чакырды
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Дәүләт Думасына дин әһелләре өчен махсус хәрби контрактлар булдыруны сорап мөрәҗәгать итте. Бу хакта «Татар-информ»га ТР мөфтиенең махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча урынбасары Мансур Җәләлетдинов сөйләде.
«Хәзер без махсус хәрби операция зонасына барырга риза булган хәзрәтләрне эзләп, мөхтәсибәтләргә мөрәҗәгать итәчәкбез. Әмма проблема дин әһелләре өчен махсус контрактлар булмауда», – дип ассызыклады Җәләлетдинов.
Аның сүзләренчә, руханилар, махсус операциягә барган очракта, дини хезмәт кенә алып бара алмаячак, ә солдатлар кебек хәрби хезмәт тә үтәргә тиеш булачак.
«Без Дәүләт Думасына хат юлладык. Аны карауларын һәм Саклану министрлыгы белән берлектә бу мәсьәләне ничек тә булса хәл итүләрен көтәргә генә кала. Полк имамнары бик кирәк», - дип билгеләде ул.