Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Олег Коробченко: Сәнәгать өчен белгечләрне мәктәп эскәмиясеннән үк үстерергә кирәк

0

Казан вертолет заводында сәнәгать предприятиеләренең мәктәпләр белән хезмәттәшлек итүендә иң яхшы кадрлар тәҗрибәсе буенча семинар-киңәшмә узды. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Чара кунаклары – ТР Премьер-министры Алексей Песошин, профиль ведомство министры Олег Коробченко, республика предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, район башлыклары «Металл белеме һәм җимерми торган контроль» лабораториясен, шулай ук «Кибердром» проектында катнашучыларны әзерләү мәйданчыкларын карады. Моннан тыш, аларга предприятиеләрнең өлкән сыйныф укучылары белән үзара бәйләнешенә кагылышлы проектлары турында сөйләделәр.

Семинарда Олег Коробченко чарада катнашучыларга 6 февральдә РФ Президенты Владимир Путинның Фән һәм мәгариф советы утырышында Россиядә техник кадрлар әзерләүнең бердәм системасын – мәктәптән университетка кадәр – формалаштырырга йөкләмә бирүен искәртте.

«Хәзерге вакытта 107 мәктәп республика предприятиеләре белән һөнәри ориентация эшендә катнаша. Ә Татарстанда 1,4 меңнән артык мәктәп бар. Шуңа күрә, коллегалар, мәктәпләрне сайлап алыгыз, анда сезнең потенциаль хезмәткәрләр укый. Безнең предприятиеләрне һәр гомуми белем бирү оешмасына беркетергә кирәк», - диде Олег Коробченко.

«Без сәнәгать өчен белгечләрне мәктәп эскәмиясеннән үк үстерергә тиеш. Юкса кадрларны беркаян да ала алмаячакбыз. Бары тик уртак эш кенә уңай нәтиҗә бирәчәк», - дип өстәде министр.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин белдергәнчә, семинар-киңәшмә нәтиҗәләре буенча бу юнәлештә конкрет гамәлләр булдырылачак.

«Системалы эш кирәк, һәм бөтен катнашучылар да шуны аңласын иде – әгәр бу эш белән шөгыльләнмәсәк, безнең барлык планнар кәгазьдә генә калырга мөмкин», - дип сүзен төгәлләде ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Серена Уильямс

Хэмилтон одним словом отреагировал на выступление Серены Уильямс с Кендриком Ламаром






FAZ: в Швеции сомневаются в эффективности политики НАТО в Балтийском море

Маршрутка влетела в столб в подмосковной Балашихе, есть пострадавшие

Диана Машкова поднимет тему работы с приемными семьями и детьми

Выставка об Академии Глазунова пройдет в парке «Зарядье»