Миңнеханов Җиддәдә XIII Ислам дөньясы мәдәнияте министрлары конференциясендә катнаша
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәрендә узучы XIII Ислам дөньясы мәдәнияте министрлары конференциясендә катнаша. Бу хакта Татарстан лидерының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Чараны ачу тантанасы Изге Коръән уку белән башланды.
«Конференция Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча ислам оешмасы яклавы астында уза. Аның төп максатларыннан берсе – ислам һәм ислам мәдәниятенең дөрес образын тарату, цивилизацияләр, мәдәниятләр һәм диннәр арасында диалогны хуплау, шулай ук ислам цивилизацион күзаллавы нигезендә гаделлек һәм тынычлык мәдәнияте кыйммәтләрен, кеше иреге һәм хокукы принципларын тарату буенча эшләү», - диелә Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәрендә.
Хәзерге вакытта оешмага Ислам хезмәттәшлек оешмасы әгъзалары арасыннан 54 дәүләт керә. Алар барлыгы – 57. Россия Федерациясе 2007 елдан бирле Ислам хезмәттәшлек оешмасы каршында күзәтчелек итә.
Җиддәдәге мәдәният министрлары конференциясендә ислам дөньясының мәдәни башкаласы билгеләнәчәк. Казан да 2026 елга үз гаризасын тәкъдим итте. Быел бу титулга Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәре ия булды.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре белән Согуд Гарәбстанына килүе хакында хәбәр ителгән иде. Аны Җиддә халыкара аэропортында провинция губернаторы Сауд Бен Абдалла Бен Джалави Әл Сауд каршы алды. Миңнеханов шунда ук Мәккәгә юл тотты һәм биредә исламның мөһим дини йолаларыннан берсе булган кече хаҗ (гомрә) кылды.