Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Миңнеханов белән очрашуда ICESCO генераль директоры: Казан минем өчен икенче өй кебек

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча ислам оешмасы генераль директоры Сәлим Бин Мөхәммәд Әл-Мәлик белән очрашты. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда Миңнеханов узган ел «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумында һәм Казан глобаль яшьләр саммитында шәхсән катнашканы өчен IСESCO башлыгына рәхмәт белдерде. Сәлим Бин Мөхәммәд Әл-Мәлик, үз чиратында, Россиянең Ислам дөньясы белән элемтәләре турында ишетү барлык катнашучылар өчен дә аеруча файдалы булуын билгеләп үтте.

«Казан минем өчен икенче өй кебек. Мин Сезнең республикага һәрвакыт бик теләп киләм», - дип өстәде Сәлим Бин Мөхәммәд Әл-Мәлик.

ТР Рәисе шулай ук Татарстанның IСESCO белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирүен искәртте. Быел республика KazanForum кысаларында Ислам хезмәттәшлек оешмасы илләре мәдәният министрларының беренче съездын оештырырга ниятли.

Ул шулай ук киләсе елда Ислам хезмәттәшлек оешмасы илләре Мәдәният министрлары конференциясен үткәрүгә әзерлек турында хәбәр итте һәм монда IСESCO оешмасының ярдәменә һәм актив катнашуына өмет белдерде.

«Сезнең оешманың миссиясен исәпкә алып, бүген традицион кыйммәтләрне таныту һәм мәдәният, мәгариф, фәнне үстерүдә безнең алдагы хезмәттәшлекне киңәйтү өчен барлык шартлар да тудырылган дип ышанып әйтә алам», - дип сүзен төгәлләде Рөстәм Миңнеханов.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Вероника Кудерметова

Вероника Кудерметова вылетела с турнира в Дохе






«Дикси» продолжил работать после отравления москвичей пирожками со ртутью

Менеджер Песни. Менеджер Релиза Песни. Менеджер вышедшей песни.

Владимир Ефимов: В 2024 году москвичи обратились за госуслугами в сфере имущества почти 130 тысяч раз

Госдума поддержала законопроект о сокращении экзаменов в девятом классе до двух предметов