Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Декрет ялының түләнә торган чорын өч елга кадәр озайтырга тәкъдим иттеләр

0

Декрет ялының түләнә торган чорын өч елга кадәр озайтырга кирәк. Дәүләт Думасының гаиләне яклау, ата-аналар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останина ТАСС агентлыгы белән әңгәмәсендә шулай дип белдерде.

«Бездә пенсия яшен арттыруга бәйле рәвештә әбиләр һәм бабайлар (алар озаграк эшләргә мәҗбүр, оныкларын тәрбияләргә көчләре җитми) институты юкка чыга язуын исәпкә алып, бу мәсьәлә шундый яссылыкта куела. Мин аны хуплыйм», - дип искәртте Останина.

Ул шулай ук барлык ата-аналарның да баласын яшь ярымнан бакчага бирергә батырчылык итмәвенә, аны мөстәкыйль рәвештә тәрбияләүне өстен күрүенә игътибар юнәлтте. Депутат искәрткәнчә, хәзерге вакытта туучылар санын арттыру турында күп тәкъдимнәр яңгырый. Әмма бу мәсьәләне бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр белән хәл итәргә ярамый.

«Әгәр түләнә чорны өч ел итсәк, бу бик күп хатын-кызларны шушы вакытта чираттагы баласын табарга этәрер дип уйлыйм», - дип сүзен төгәлләде Нина Останина.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Вероника Кудерметова

Вероника Кудерметова вылетела с турнира в Дохе






Сотрудники ППС составили протокол на дебошира, который устроил погром в баре

Церемония прощания с Олегом Стриженовым началась на Троекуровском кладбище

Фонд Игоря Бутмана проводит Четвертый Всероссийский конкурс джазовых коллективов в рамках Moscow Jazz Festival

На МЦД-1 произошел сбой по техническим причинам