Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Миңнеханов: Россияне ислам илләре белән бер-береңә ышануга нигезләнгән мөнәсәбәтләр бәйли

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәрендә узучы XIII Ислам дөньясы мәдәнияте министрлары конференциясендә чыгыш ясады. Бу хакта Татарстан лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конференциядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Миңнеханов Россияне ислам дәүләтләре белән ике яклы линия буенча да, Ислам хезмәттәшлек оешмасы белән үзара бәйләнеш кысаларында да тыгыз, бер-береңә ышануга нигезләнгән мөнәсәбәтләр бәйләвен билгеләп үтте.

«БРИКСның киңәюе – безнең мөселман партнерларының күп полярлык принципларына тугры булуына дәлил. Узган елның октябрендә башкалабыз Казан БРИКС саммитын кабул итте, анда 36 илнең, шул исәптән Ислам хезмәттәшлек оешмасында әгъза булып торучы 16 мөселман дәүләтенең вәкилләре һәм лидерлары килде», - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның күрсәтмәсе белән «Россия-Ислам дөньясы» Стратегик караш төркемен җитәкләвен искәртте.

«Без Төркемнең быелның маенда узачак утырышына зур әһәмият бирәбез. Ул Россия һәм ислам дөньясы илләренең яшьләр сәясәте өлкәсендәге тәҗрибәсенә багышланачак. Утырыш «KazanForum» кысаларында уза. Ул ел саен хакимият, бизнес, финанс оешмалары һәм эксперт бергәлеге вәкилләрен җыя. Сезне дә мактаулы кунаклар сыйфатында анда чакырабыз», - диде ул.

Республика Рәисе конференция кысаларында Татарстанның бай мәдәни традицияләре хакында да сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Сабан туе милли бәйрәмен Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча ислам оешмасының Матди булмаган исемлегенә кертү мәсьәләсе җентекләп өйрәнелә.

«Ислам дөньясы белән дусларча хезмәттәшлекнең бай тәҗрибәсен, Исламның күп гасырлык мәдәни-тарихи мирасын исәпкә алып, ИСЕКО Мәдәни башкалалар программасының бер өлеше булуга карата кызыксыну белдерәбез. Татарстан башкаласы – Казан шәһәре 2026 елда Ислам дөньясы мәдәни башкаласы исеменә дәгъва кыла. Безнең гаризаны хупларсыз дип өметләнәбез», - дип сүзен төгәлләде Миңнеханов.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Российский теннисист Медведев опустился на одну позицию в рейтинге ATP






Врач Кондрахин назвал симптомы отравления ртутью

Офицер Центра лицензионно-разрешительной работы подмосковного главка Росгвардии стал гостем программы «Интервью» на телеканале «360»

Рязанский художник показал, как бы прошла Ялтинская конференция с Путиным, Трампом и Си Цзиньпином

Парламент Армении принял проект о вступлении в ЕС