2026 елда Муса Җәлил турнирының кайсы шәһәрдә узачагы билгеле
2026 елда Муса Җәлил турнирының кайсы шәһәрдә узачагы билгеле. Киләсе елда Яр Чаллы шәһәренең 400 еллыгы уңаеннан узачак юбилей чараларын исәпкә алып, шәһәр Муса Җәлил турнирын да кабул итәчәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.
Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов исә чараның Чаллыда үтүе төгәл планлаштырылганын белдерде.
«Безнең эш планы буенча шәһәрнең юбилей чаралары программасына Муса Җәлил турнирын уздыру да кертелгән. Киләсе елны ярышны Чаллыда уздыру планлаштырыла», – диде ул.
Фото: © "Татар-информ", Солтан Исхаков
Чаллы шәһәре Көрәш федерациясенең башкарма директоры Рамил Хисмәтуллин шәһәрнең Көрәш федерациясе әлеге зур эшкә алынырга әзер икәнлеген әйтте.
«Теләгебез бик зурдан, иншаллаһ. Җитәкчелек тарафыннан да безгә нык зур көч, мөмкинлекләр бирәләр. Турнирны үткәрергә рөхсәт булса, без аны бөтен килгән кунакларны каршы алып, кунак итеп, зурлап уздырырбыз. Безнең бөтен мөмкинчелекләр дә бар», – диде ул.
- 2025 елда Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган ачык турнир 14-15 февраль көннәрендә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда узачак. 62нче тапкыр үткәрелүче ярышта 40тан артык команда һәм 350дән артык көрәшче катнашуы көтелә.
Фото: © "Татар-информ", Солтан Исхаков