Метшин төп дәүләт имтиханы фәннәре санын киметү турында: Татарстан кушылыр, дип ышанам
Россия Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Айдар Метшин биш сынау төбәгендә көллияткә укырга керергә теләүчеләр өчен төп дәүләт имтиханын (ТДИ) тапшыру фәннәре санын киметү экспериментын үткәрү турындагы закон проектын (аны парламентның түбән палатасы беренче укылышта кабул итте) шәрехләде.
Сынау төбәге итеп Мәскәү, Санкт-Петербург, Ростов һәм Төмән өлкәләре, Төньяк Осетия Республикасы – Алания билгеләнгән. Федерациянең әлеге субъектларында 9нчы сыйныфтан соң урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә укырга керергә ниятләүче укучыларга нибары ике фәннән – рус теленнән һәм математикадан чыгарылыш имтиханын тапшыру җитәчәк. 10нчы сыйныфка барырга җыенучы укучылар исә элеккечә дүрт имтихан тапшырачак – мәҗбүри ике фәннән һәм сайлау буенча ике фәннән.
Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин билгеләп үткәнчә, инициативага кушылырга теләүче төбәкләр саны арта, шуңа күрә исемлек киңәйтелергә мөмкин.
Имтиханны уңышлы тапшыру өчен кирәкле минималь баллар санын төбәкләр үзләре билгели алачак.
«Бу эштә чамадан арттырып җибәрүгә юл куймау мөһим: имтиханнар тапшырылырга, ә урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә грамоталы һәм әзерлекле яшьләр килергә тиеш. Урта гомуми һәм урта һөнәри белем бирү дәрәҗәсе традицион рәвештә югары булган Татарстан да әлеге инициативага кушылыр, дип ышанам», - дип билгеләп үтте Айдар Метшин.