Әлмәт районында 450дән артык ветеранга Җиңү көне уңаеннан юбилей медале тапшырачаклар
Әлмәт районында яшәүче 450дән артык ветеранны 9 Майга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медале белән бүләкләячәкләр. «Татар-информ»га муниципаль берәмлекнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, мактаулы бүләк тапшырылачак кешеләрнең исемлеген формалаштыру эшләре төгәлләнгән инде.
Әлмәттә Бөек Ватан сугышы катнашучысы булган 4 кеше, элек концлагерь тоткыны булган 2 кеше, 1 блокадачы, 52 сугыш катнашучысының тол хатыны, 331 тыл хезмәтчәне һәм берьюлы ике категориягә (тыл хезмәтчәне һәм сугышта катнашучының тол хатыны) караучы 68 граждан яши.
«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медале Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2024 елның 2 сентябрендәге указы белән гамәлгә куелды.
Статусы буенча медаль күкрәкнең сул ягына тагып йөртелә һәм «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» медаленнән соң урнаштырыла.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Бөек Ватан сугышында катнашкан дүрт кеше Әлмәт районының мактаулы гражданы булачак.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучы елы дип игълан ителде.