Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Самараның Иске Усман авылында мәчетнең 125 еллыгын бәйрәм итәләр

0

Самараның «Бердәмлек» газетасында Гөлнур Вәлиуллинаның «Теләкләребез изге» дигән язмасы чыкты.

Камышлы районы Иске Усман авылы клубында мәчетебезнең 125 еллыгына багышланган кичә узды.

Һәрвакыттагыча, бина җылы, пөхтә итеп җыештырылган. Мул өстәлләр әзер. Чакырылган кунаклар җыелып беткәч, бәйрәм башланды. Камышлы районы имам-мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим сүз алды һәм, бәйрәм белән котлап, динебезнең асыл кагыйдәләрен искәртеп үтте, Мигъраҗ кичәсе, ул көндә кылырга тиешле гайбадәтләр әһәмияте турында сөйләде. Юмор кушып сөйләнгән чыгышы бай эчтәлекле булып чыкты. Оста оратор сыйфатларына ия булган кунагыбызны җыелган халык тын калып тыңлады.

Мәчетне ремонтлау эшләрен башлап йөргән Гомәр Габбас улы Мөнировка, Зәкиулла Гайзулла улы Гыйниятуллинга, Мөхтәбәр Миргасыйм улы Нуретдиновка, элеккеге мәктәп укытучылары, хәзер дин дәресләрен өйрәтүче абруйлы ак әбиләребез Зөһрә Шәех кызы Балтаевага һәм Тәслимә Абзалетдин кызы Борһанова Мәскәүдән җибәрелгән бронза медальләр тапшырылды.

Габдулла хәзрәт татар кунакларына хас булган күчтәнәчләр белән килгән — ул татар теленә тәрҗемә ителгән Коръән китаплары бүләк итте. Ә табында җыелган сәдаканы МХО файдасына тапшырырга карар кылдылар. Кыска ялга кайткан батырларыбызга волонтерлардан, авыл халкынан әзерләнгән аерым сәдака бирелде.

Татар мохитен, мәдәниятен, бабайлардан оныкларга мирас булып күчеп килүче гореф-гадәтләребезне дәвам итүдә мондый чараларның әһәмияте бик зур.

Авыл советы, клуб хезмәткәрләре, мәчет тырышлыгы белән әзерләнгән татар халык сыйлары, милли киемгә хас орнамент белән бизәлгән күлмәкләр киеп килгән ак яулыклы әбиләребез табын артында корган әңгәмәләр – барысы да безнең рухи байлыгыбыз. Теләк-омтылышлары да изге — татар авылларын киләчәктә дә саклап яшәү.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Российский теннисист Медведев опустился на одну позицию в рейтинге ATP






Проведенная в 2024 году экспертиза нормативных правовых актов позволит бизнесу и бюджету Москвы экономить 500 млн руб. в год

Юрист Силкина назвала прорывом в отношениях с США возможный обмен Винника

В Самаре в Музее Модерна пройдет экскурсия по выставке "Засушенному - верить"

Доллар на форексе опускался до 90 рублей