Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Ульяновск өлкәсендә Барый Тарханов исемендәге Милли театрлар фестивале башланды

0

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында Рузия Хәлимованың «Милли театрлар фестивале башланды» дигән язмасы чыкты.

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә үзешчән татар халык театрларының Татарстанның атказанган артисты Барый Тарханов исемендәге унынчы төбәкара фестивале ачылды.

Оештыручылар белдергәнчә, шушы вакыт эчендә сәхнәдә семберлеләргә 113 спектакль тәкъдим ителеп, аларда 668 үзешчән сәнгать остасы катнашкан, ә алар куйган сәхнә әсәрләрен 22346 тамашачы караган. Тагын шунысы да игътибарга лаек, кайчандыр шәһәр кысаларында башланган әлеге фестивальдә Ульяновск төбәгенең халык театрлары белән бергә Татарстан, Чувашия республикалары һәм Самара өлкәсе үзешчәннәре дә чыгыш ясаган.

Унынчы тапкыр узучы фестиваль көннәрендә семберлеләр игътибарына татар драматургларының унике спектакле тәкъдим ителәчәк. Фестивальдә өлкәбезнең дүрт театр коллективы - Ульяновск шәhәренең «Киндяковка» мәдәният йорты карамагында эшләп килүче «Нур» татар халык театры, Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылы мәдәният йортының «Бердәмлек» халык театры, Иске Кулаткы район мәдәният йортының халык театры һәм Татар мәдәният үзәге каршында эшләп килүче Б.Тарханов исемендәге татар халык театры коллективы катнаша.

Мәдәният үзәге сәхнәсендә шулай ук Татарстанның Тәтеш, Апас, Менделеевск, Буа районнары театр артистлары да чыгыш ясар дип көтелә.

Фестиваль башланыр алдыннан кунаклар һәм тамашачылар «Безгә 10 яшь» дип исемләнгән фотокүргәзмә белән таныштылар. Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина әйтүенчә, күргәзмәдә урын алган фоторәсемнәрдә ун ел дәвамында Б.Тарханов исемендәге фестивальдә катнашучы халык театр коллективларының тарихы сурәтләнгән.

Тамаша залын шыгрым тутырып килгән театр сәнгатен сөюче милләттәшләребезне мөхтәрәм кунаклар – Ульяновск өлкәсенең милли мәдәниятләрне яңарту һәм үстерү үзәге җитәкчесе Светлана Ковшенина, өлкә мордва милли-мәдәни автономиясе рәисе Владимир Софонов һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин сәламләде.

Тәбрикләү сүзләреннән соң, Татар мәдәният үзәгенең Б.Тарханов исемендәге татар халык театры коллективы тамашачы игътибарына танылган драматург Ләйсән Әминованың «Яратам. Бетте китте» дип аталган комедиясен тәкъдим итте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Кудерметова вышла в четвертьфинал парного турнира WTA-1000






«Невозможно отказаться»: Винисиусу сделали предложение из Саудовской Аравии

Росгвардейцы готовят учащихся абаканских подшефных классов ко Всероссийскому кадетскому сбору

Агент Олега Меньшикова опровергла сообщения о том, что у него онкология

Практикумы по подготовке к ЕГЭ начались в столице