Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Миңнеханов «Казан Агро» күргәзмәсендә агросәнәгать комплексы казанышлары белән танышты

0

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» мәйданчыгында оештырылган «Казан Агро 2025» агросәнәгать комплексы казанышлары махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә булды.

Быел күргәзмә эшендә 300дән артык компания катнаша. Алар үсемлекчелек, терлекчелек, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате өлкәләрендәге казанышларын күрсәтә, шулай ук махсуслаштырылган техника тәкъдим итә.

Республика җитәкчесе иң элек республиканың аграр югары уку йортлары стендлары белән танышты. Аларның вәкилләре белем бирү учреждениеләре тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләде. Әйтик, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе мөгезле эре терлекне генетик сайлап алуга кагылышлы проект тәкъдим итте. Тикшеренүләр сыйфатлы һәм куркынычсыз терлекчелек продукциясе алу өчен кирәк.

Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге стенды янында Миңнехановка виртуаль чынбарлык шлемын тәкъдим иттеләр, студентлар кышын аның ярдәмендә техника белән эшли. Тагын бер проект ясалма фәһем белән бәйле, ул сыерларны ашату регламентын үтәргә ярдәм итә.

ТР Рәисен Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты казанышлары да кызыксындырды. Әйтик, аңа институтта чыгарылган язгы бодайның дүрт сорты һәм арпаның бер сорты Казахстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының авыл хуҗалыгы культураларын дәүләт тарафыннан сынау буенча дәүләт комиссиясенә кертелүе хакында хәбәр иттеләр. Өстәвенә, быел фәнни-тикшеренү институты соя һәм рапс селекциясен башлый.

Миңнеханов шулай ук Россия авыл хуҗалыгы үзәге стенды янында да тукталды, аның вәкилләре көзге культураларның торышы турында мәгълүмат бирде. Аерым алганда, чәчүлекләрнең 85 проценты – яхшы, 15 проценты начар хәлдә, шул исәптән 7 проценты тишелмәгән.

Күргәзмәдә Татарстан, шулай ук Россия һәм Беларусь Республикасының башка төбәкләреннән 40тан артык терлекчелек компаниясе катнаша.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Соболенко проиграла в 1/16 финала турнира WTA-1000 в Дохе






Кадеты шатурского «Гвардейского класса» посетили с экскурсией ОМОН «Пересвет» Росгвардии в преддверии дня образования подразделений боевой подготовки.

17 февраля в Москве пройдут панихида и круглый стол в память о Великом князе Сергее Александровиче

Санкт-Петербург — самый романтичный город России: куда россияне поедут в 2025 году?

В 2024 году на 18% увеличилось количество иностранцев, посетивших Россию