Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Муса Җәлилнең 119 еллыгы уңаеннан «Ил онытмый андый батырларны...» кичәсе була

0

Бүген һәм иртәгә Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм аның филиалы – Муса Җәлил музей-фатирында герой-шагыйрьнең 119 еллыгы уңаеннан чаралар була.

«Бүген 14.00 сәгатьтә музей-фатирның әдәби салонында «Ил онытмый андый батырларны...» кичәсе оештырыла, анда Муса Җәлил сүзләренә шигырьләр һәм җырлар яңгыраячак. Катнашучылар – танылган язучылар, төрле елларда Муса Җәлил премиясе лауреатлары», - дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.

15 февральдә 11.00 сәгатьтә 1 Май мәйданында шагыйрь - сугышчы һәйкәленә чәчәкләр кую була. 12.00 сәгатьтә Милли музейда традицион «Төп нөсхә көне» башлана. Ел саен 15 февральдә Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» оригиналы. тантаналы рәвештә музей фондыннан чыгаралар һәм махсус витринага урнаштыралар. Казан халкы һәм кунаклары аның Берлиндагы Моабит төрмәсендә язган чын шигырьләр җыентыгын күрә ала, диелә хәбәрдә.

«Җыентыкта эчтәлеге буенча төрле 93 шигырь бар: нацистларның җинаятьләрен фаш итүдән алып юмористик зарисовкаларга кадәр. Моннан 58 ел элек дәфтәрләрне Милли музейга Муса Җәлилнең хатыны Әминә ханым тапшырган. «Моабит дәфтәрләре»нең төп нөсхәсе музей фондларында саклана һәм шагыйрь туган көнендә генә фондтан чыгып тора», - дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

Музейның конференц-залында «Мин күкрәүләр аша атладым» күргәзмәсе ачылачак, анда шагыйрьнең шәхси әйберләре, документлары һәм фотосурәтләре, китап басмалары, аның гаиләсе һәм иҗади даирәсе белән бәйле башка предметлар тәкъдим ителгән.

Беренче мәртәбә «Җәлил Казанда» җәяүле экскурсиясе узачак. Маршрут шәһәр үзәге буйлап Муса Җәлил яшәгән, эшләгән һәм иҗат иткән нокталар аша уза. Җәлил фронтка киткән Горький урамы, 17 йорттан башлана, анда шагыйрьнең музей – фатиры урнашкан. Экскурсия катнаш форматны күздә тота, гидның хикәясе аудиоматериаллар белән озатылачак. Болар Нәҗип Җиһановның «Җәлил» һәм «Алтынчәч» операларыннан арияләр һәм Айрат Арсланов башкаруында «Җәлил» шигырьләре. Экскурсия 13.30 да башлана, катнашу өчен теркәлү кирәк.

15.00 сәгатьтә Муса Җәлилнең музей-фатирында балаларның патриотик проектлары старт ала. Бу Татарстан Милли музееның туган як тарихы белән мавыгучы балалар һәм яшүсмерләр өчен оештырылган «Балаларга – балаларга» белем бирү акциясе. 8 яшьтән 11 яшькә кадәрге җиде катнашучы үзләренең яшьтәшләре өчен Җәлилнең музей-фатиры буенча экскурсия үткәрәчәк.

Соңыннан «Җиде тарих» проекты башлана, анда гаиләләр Бөек Ватан сугышы чоры истәлекләрен тәкъдим итәчәк. Кыйммәтле предмет турында балалар сөйли, ә катнашучылар - музей волонтерлары гаиләләре.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Александр Зверев

Теннисист Зверев назвал странным наказание Синнера из-за употребления клостебола






Северный полюс окажется на месте южного: чем опасна остановка вращения ядра Земли

«Дама с собачкой» как акт импрессионизма

«Биржа грузоперевозок ATI.SU» выпустила исследование рынка автомобильных грузоперевозок в странах СНГ

«Хорошо, что не чиновник»: в КНИТУ-КАИ встретили и.о. ректора