Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Мөхәммәтшин: Яңа манеж Аксубай районында футбол үсешенә этәргеч бирәчәк

0

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Аксубай районына эш сәфәре белән килде. Республика парламенты җитәкчесе «Аксу» футбол манежын ачуда һәм район Советының хисап сессиясендә катнашты.

Сессия утырышы алдыннан Мөхәммәтшин яшь футболчыларны һәм тренерларны яңа манеж ачылу белән котлады. Ул республикада 32нче ябык футбол объекты булды.

«Районның нәни спортчылары биредә бик рәхәтләнеп футбол белән шөгыльләнәчәк, дип уйлыйм. Республика җитәкчелеге ярдәме белән төбәктә спорт актив үсә. Хәзер Аксубай районының яшь футболчыларыннан төрле спорт ареналарында җиңүләр көтәбез», - диде ул, тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

ТР Дәүләт Советы Рәисе шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка муниципалитетларда мөһим спорт проектларын гамәлгә ашырганы өчен рәхмәт белдерде. Моннан тыш, ул футбол командаларына балаларны күбрәк җәлеп итәргә чакырды. «Балалар нык, көчле һәм сәламәт булып үссен», - диде Республика парламенты җитәкчесе.

Мөхәммәтшин Аксубай районы спорт мәктәбе директоры Радик Канафинга манеж ачкычын һәм спорт инвентаре сатып алу өчен акчалата сертификат тапшырды.

«Безнең районда футбол яраталар. Бүгенге көндә спорт мәктәбендә 468 яшь спортчы шөгыльләнә, 7 спорт төре үсеш ала. Хатын-кызлар, яшүсмерләр һәм ир-атлар футбол командалары бар. Футбол белән 100дән артык бала шөгыльләнә», - дип сөйләде Канафин.

«Аксу» ябык футбол манежы спорт мәйданчыклары төзү республика программасы кысаларында төзелде. Заказчы – «Главстрой РТ» дәүләт бюджет учреждениесе, подрядчы – «Универсал» ҖЧҖ. Объектның бәясе – 120 миллион сумнан артык. Манежда административ бүлмәләр, чишенү бүлмәләре һәм санитария-гигиена бүлмәләре бар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Роман Сафиуллин покинул турнир ATP-500 в Дохе, проиграв Алексу де Минору






Ольга Любимова и гендиректор ГМЗ «Московский Кремль» обсудили будущие проекты

«Хорошо, что не чиновник»: в КНИТУ-КАИ встретили и.о. ректора

Мину времен войны, найденную бобрами в Новой Москве, увезли с места происшествия

Разведданные из России способны спасти Дональда Трампа? СЕНСАЦИЯ! Новости. В.В. Путин, Д.А. Медведев, Илон Маск, Дональд Трамп. Россия, США, Европа могут улучшить отношения и здоровье общества?!