Тикшерү комитеты Казан лицеенда буллинг һәм законсыз акча җыю турында мәгълүматны тикшерә
Социаль челтәрләрдә Казанның 149 номерлы лицеенда белем алучы укучының әнисе уку йортында буллинг һәм законсыз акча җыю очракларыннан зарланды. Проблема Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин дәрәҗәсенә үк барып иреште. Аңа уку йортының персоналы һәм башка укучыларының хокуксыз гамәлләре фактларын тикшерү турында хисап юллаячаклар.
«Массакүләм мәгълүмат чараларында Казан лицеенда укучыларның ата-аналарының уку йорты персоналы һәм башка укучыларының хокукка каршы гамәлләре турында шикаятьләре урнаштырылды. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе әлеге факт нигезендә тикшерү уздыра», - диелә Россия Тикшерү комитеты рәсми хәбәрендә.
Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марсель Дулкарнаевка тикшерү барышы һәм ачыкланган шартлар турында хәбәр итәргә кушты.