Әлмәттә махсус операция ветераннарына ике атнада һөнәр үзләштерергә тәкъдим иттеләр
Махсус хәрби операциядән кайтучыларга Әлмәт мәшгульлек үзәге яңа һөнәрләрне ике атнада үзләштерергә тәкъдим итә. Монда үз белгечлегең буенча эшкә урнашырга яки үз эшеңне ачарга мөмкин. Үзәк вакансияләр турында тулы мәгълүмат һәм хезмәт законнары мәсьәләләре буенча консультацияләр бирә.
Сугыш хәрәкәтләре ветераны Сергей Павлов фронттан кайткач алган җәрәхәте аркасында аңа яңа эш эзләргә туры килүе турында сөйләде. Үзәк хезмәткәрләре аңа берничә вариант тәкъдим иткән, һәм ике-өч атнадан ул каравылчыга өйрәнү узарга булган. Укып бетергәч, ул яңа вакансиягә күчү мөмкинлеге ала. Бөтен процесс – гариза бирүдән алып эш башланганчыга кадәр - дүрт айга якын вакыт ала.
«Без яңадан әзерләү турында диплом һәм таныклык бирәбез. Онлайн-курслар гадәттә бер айдан да артык вакытны алмый, ә көндезге курслар конкрет юнәлешкә бәйле. Мәсәлән, каравылчылар өчен курслар ике атна дәвам итә», – дип аңлатты Әлмәт мәшгульлек үзәге директоры Роберт Гание.
Ветераннар өчен һөнәрләр исемлеге даими рәвештә яңартыла. Апрель аенда ук офиста эшләргә теләүчеләр өчен яңа курс башлана.
«Быел компьютерларны яхшы белмәүчеләр өчен «ЭВМ операторы» курсын ачабыз. Курслар кирәкле белем алырга һәм яңа эш табарга ярдәм итәчәк», - дип өстәде Әлмәт Халык мәшгульлеге үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Лариса Журавлева.
Аның сүзләренчә, фронттан кайтканнарның барысы да ялланып эшләргә теләми - күпләр үз бизнесларын ачарга хыяллана. Моның өчен 101нче кабинетка мөрәҗәгать итәргә кирәк, әмма эшсез сыйфатында теркәлү шарт булып тора.
Үзәк хезмәтләреннән файдалану өчен махсус операциядә катнашучыларга паспорт, СНИЛС, ИНН, махсус хәрби операциядә катнашучы таныклыгы, белеме турындагы документ һәм банк счетын күрсәтергә кирәк. Хәзер инвалидлык төркеме булган махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 79 вакансия бар.
Материал Елена Бауэр катнашында әзерләнде.