Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Миңнеханов «Безнең ишегалды»н юллар яңарту һәм капиталь ремонт белән берләштерергә кушты

0

Татарстанда 10 февральдә «Безнең ишегалды»программасы кысаларында ишегалды территорияләрен җиһазландыру өчен җиһазлар сатып алуга керештеләр. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина сөйләде, дип хәбәр ителә Татарстан лидеры сайтында.

14 февральгә программаның гомуми лимитыннан 80 процент җиһаз әзер, дип хәбәр итте ул. Ассортиментка быел Чүпрәле районыннан бер җитештерүченең продукциясе өстәлде.

Кайбер муниципалитетларда, шул исәптән Әгерҗе, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Нурлат һәм Чистайда җиһазлар сатып алу эше төгәлләнде инде. Җитештерүчеләр белән килешүләр төзү өчен тәэмин итүчеләргә 93,7 миллион сумлык спецификацияләр тапшырылды. Сатып алу эше Арча районында гына башлап җибәрелмәгән.

Наилә Зиннәтуллина «Безнең ишегалды» программасын башка программалар белән синхронлаштырырга кирәк, дип игътибар итте. Аерым алганда, юл эшләре, челтәрләрне алыштыру һәм ремонтлау, күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау белән берләштерергә. Казанда, Әгерҗе һәм Яшел Үзән районнарында бу эшне башладылар инде. Зиннәтуллина калган муниципалитетларны да активрак кушылырга чакырды.

Шәһәрләрне үстерү институты җитәкчесе хәбәр иткәнчә, Татарстанда узган елларда төзекләндерелгән ишегалды территорияләрен тикшерү планлаштырыла. Җиһазларның торышына аерым игътибар биреләчәк. Аларның бер өлеше әле гарантияле хезмәт күрсәтүдә. Комиссия составына җиһазлар белән тәэмин итүче оешмалар вәкилләре керәчәк. Зиннәтуллина ассызыклаганча, ишегалларына хезмәт күрсәтеп тору киләчәктә ремонт ясауга караганда арзангарак төшә. Ишегалларының күбесендә шулай ук асфальт һәм яктыртуга гарантияләр гамәлдә.

Кешеләр белән аралашу – «Безнең ишегалды» программасының иң мөһим юнәлешләренең берсе, дип ассызыклады Зиннәтуллина. Ул кире элемтәгә оператив җавап бирү мөһим булуны билгеләп үтте, чөнки бу канәгатьсезлек уята. Аның фикеренчә, күпфатирлы йортларның ишегаллары фикер алышудан алып территорияне ачуга кадәр төзекләндерүнең барлык этапларында халык белән турыдан-туры аралашу өчен менә дигән мәйданчык булып тора.

Докладны шәрехләп, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасы эшләрен юл хезмәтләре белән, күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләре белән синхронлаштырырга кушты. Ул шулай ук программа срокларын үтәү һәм яңа төзелеш сезонына вакытында әзерләнү аеруча мөһим, дип билгеләп үтте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Даниил Медведев вышел в полуфинал турнира ATP-250 в Марселе






«Марафон романтических сонат» проходит на зимнем фестивале искусств Юрия Башмета

Явка избирателей на выборах в Абхазии на 12:00 составила более 21%

У полковника в отставке выманили 7,8 млн руб. через схему с "заменой счетчиков"

Суд в Москве арестовал американца Уэйна Байерса за попытку ввоза 500 граммов марихуаны