Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28

Екатеринбургта мөселман дини-агарту үзәге ачылды

0

Бүген Екатеринбург шәһәрендә Ватанны саклаучылар истәлегенә Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге мөселман дини-агарту үзәге ачылды. Тантана Ватанны саклаучылар елына һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган. Бу хакта РФ Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин сәламләү сүзләре һәм изге теләкләр юллаган. Документны РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең мәгариф һәм фән эшләре буенча урынбасары Ренат Ислямов укып чыкты.

Мөфти Равил Гайнетдин сәламләү сүзендә Екатеринбург җәмәгатьчелеген һәм Свердловск өлкәсенең барлык мөселманнарын дини-агарту үзәге ачылу белән котлап, мөселманнар өчен белем алу һәм үгет-нәсыйхәт чыганагы булуын, халыкның бердәмлеген ныгытуга үз өлешен кертүен белдерде.

Тантаналы чарада Бөек Ватан сугышы ветераны Рафил хаҗи Идиатулин, РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең эчке эшләр департаменты җитәкчесе Наил Шакиров, шулай ук махсус хәрби операция ветераннары, милли автономияләр һәм җәмгыятьләр вәкилләре, мәхәллә кешеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.

Меңгә кадәр кеше сыйдырышлы яңа үзәк Дружининская урамы, 4нче йортта урнашкан. Үзәктә уку сыйныфлары, конференц-зал, өстәл теннисы уйнау өчен спорт почмагы, ашханә, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәт бүлмәләре, мәхәллә кешеләрен кабул итү бүлмәләре һәм күргәзмә мәйданчыклары бар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Рыбакина установила рекорд в матче с чемпионкой Australian Open






Специалисты «Московской безопасности» ведут прием жителей района Аэропорт

Водитель автомобиля наехал на двух девочек в Екатеринбурге

Путин заявил, что воины России сражаются за свободу и независимость Родины

Алина Кабаева лично поздравила петербургскую гимнастку с победой на чемпионате РФ