Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28

Оренбург өлкәсендә «Ак калфак» берләшмәсе һәм туган якны өйрәнүчеләр слеты булды

0

20 февральдә Оренбург өлкәсенең Саракташ районы Карагуҗа авылында «Ак калфак» татар хатын-кызлары берләшмәсе һәм районның туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте слеты булды. Чарада 10 авылдан делегацияләр катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Чара Никитино авылы мәчете имам-хатыйбы Галим Солтангилдин Коръән сүрәләрен уку белән башланып китте. «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Гөлнар Биешева сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Карагуҗаның «Сандугач» вокаль төркеме чыгышлары тәкъдим ителде.

Слет кысаларында оешма җитәкчеләре Розалия Таҗетдинова һәм Альмира Омарова 2024 елда башкарган эшкә йомгак ясады һәм 2025 елга планнар турында фикер алышты.

Очрашуга фронттан дүрт орден – Кызыл Йолдыз ордены, 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, 3 дәрәҗә Дан ордены һәм Кызыл Байрак ордены белән кайткан Ш.Х. Ишморатовның оныгы чакырылган иде. Ул шулай ук 1943 елда «Советлар Союзы Герое» исеменә тәкъдим ителгән булган, ләкин алмаган.

«Ак калфак» активистларына һәм районның туган якны өйрәнүчеләренә рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. Өлкә татар туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте җитәкчесе Әнвәр Искәндәров район авылларының тарихын өйрәнүдә, шәҗәрәләр төзүдә актив катнашкан 23 туган якны өйрәнүчегә таныклыклар тапшырды.

Альмира Шиһаповна 1 номерлы таныклык алды. Ә районның иң яшь туган якны өйрәнүчесе – Никитино авылының 8 сыйныф укучысы Сафина Сөләйманова.

Слет кысаларында шулай ук «Татар бәлеше бәйрәме» конкурсы үткәрелде. Бәйге ике номинациядә узды: «Татар халык бәлеше» конкурсы һәм татар бәлеше турында үзең иҗат иткән шигырьләр конкурсы. «Татар халык бәлеше» номинациясендә Карагуҗа, Кара Як һәм Көлсөм авыллары делегацияләре җиңүче булды.

Шигырьләр конкурсында түбәндәге катнашучылар призлы урыннар яулады: I урын – Фирдәүс Кашафетдинова, Руфия Кудакова (Аблязово), ll урын – Рәзилә Хәмидуллина (Татарстан), lll урын – Бибинур Аптикеева (Шишма).

Җиңүчеләрне бүләкләгәннән соң, Карагуҗа ансамбле концерт программасын тәкъдим итте. Чара азагында татлы тәм-томнар белән чәй эчү оештырылды, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

«У меня очень много энергии»: Андреева вышла в финал турнира WTA 1000 в Дубае и стала первой ракеткой России






Концерт с участием более 600 юных музыкантов прошел в Музее Победы

Автомобиль ГАЗ-51П 1972 года выпуска отреставрировали в Москве

Пономарёв назвал лучшего российского защитника

Изящная катапульта из 1960-х годов с 7,5-литровым мотором V8. Винтажный Buick Riviera продают в России за 5,55 млн рублей