Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28

Росгвардия оркестры Казан халкын Ватанны саклаучылар көне белән котлады

0

Бүген Казанның «Тандем» сәүдә үзәгендә Росгвардия хәрби оркестры флешмоб оештырыды. Музыкантлар шәһәр халкын Ватанны саклаучылар көненә багышланган чыгышлары белән сөендерде.

«Бик ошады. Мондый сюрпризларга бик уңай карыйбыз», - дип тәэсирләре белән бүлеште сәүдә үзәгендә эшләүче хезмәткәрләренең берсе.

Оркестр билгеләнгән вакытта, берничә төркемгә бүленеп, сәүдә үзәгенең төрле почмакларыннан килеп чыкты. Музыкантларның һәр төркеме танылган «Катюша» җырының аерым партиясен башкарды. Акрынлап беренче каттагы иркен холлда бергә кушылып, алар дәртле итеп бертавыштан җырларга тотынды. Сәүдә үзәгендә бәйрәм рухы урнашты.

Бу Росгвардиянең Идел буе округы Жуков орденлы Казан махсус моторлаштырылган полкы хәрби оркестрының Казан халкына Ватанны саклаучылар көне уңаеннан беренче тапкыр гына чыгышларын бүләк итүе түгел.

«Флешмобның идеясе өч ел элек барлыкка килде, шул ук вакытта әлеге идея беренче тапкыр тормышка ашырылды. Музыкантлар һәрвакыт 23 Февраль уңаеннан чыгышларын түземсезлек белән көтә. Бүген казанлыларның кәефен күтәрә алганбыздыр, дип өметләнәбез. Әзерлек шактый озак вакыт дәвам итте. Бүген биредә чыгыш ясаучылар барысы да профессиональ музыкантлар, ә әлеге номер бүген беренче тапкыр күрсәтелде», - диде оркестр җитәкчесе, хәрби дирижер, ТР атказанган артисты Вадим Кравчук.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Роман Сафиуллин пробился в основную сетку турнира ATP-500 в Дуабе






Изящная катапульта из 1960-х годов с 7,5-литровым мотором V8. Винтажный Buick Riviera продают в России за 5,55 млн рублей

Костылева показала, как покупает люксовую косметику на деньги Плющенко

Фестиваль исторических садов пройдёт в музее «Царицыно» 22—31 августа

В Москве в День защитника Отечества стартовала акция «Улицы Героев»