Путин Россияне саклаучыларга Туган илгә намуслы хезмәт өчен рәхмәт белдерде
РФ Президенты Владимир Путин россиялеләрне Ватанны саклаучылар көне (23 Февраль) белән котлады.
«Хөрмәтле иптәшләр, дуслар, кадерле ветераннарыбызны, Россия Кораллы көчләренең шәхси составын һәм гражданнар персоналын – кырыс хәрби шартларда чыныккан, авыр сынаулар аша узган барлык кешеләрне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм», – дип белдерде Дәүләт Башлыгы видеомөрәҗәгатендә.
Россия лидеры «үз гомерен куркыныч астына куеп, кыюлык күрсәтеп, туган җирне, Россиянең илкүләм мәнфәгатьләрен һәм киләчәген яклаучы» махсус хәрби операция катнашучыларына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Нәкъ менә сез (махсус операция катнашучылары – Т-и. иск.) – бөтен илебез белән бәйрәм иткән Ватанны саклаучылар көненең төп геройлары», - дип билгеләде Россия Президенты.
Ватанны саклаучылар көне шулай ук Россия флоты һәм армиясенә, шулай ук «хәрби хезмәт һөнәре һәм югары бурычы булган» кешеләргә карата бөтен халыкның яратуын һәм хөрмәтен гәүдәләндерә, дип өстәде Путин.
Россия Президенты искәрткәнчә, 2025 ел Россиядә Ватанны саклаучылар елы, шулай ук Бөек Җиңүнең 80 еллыгы елы дип игълан ителде. Әлеге карар каһарманлык һәм фидакарьлек турында истәлек, совет гражданнары дөньяга бүләк иткән эпохаль Җиңү һәм бүгенге көндә яу кырында ата-бабаларның эшен лаеклы рәвештә дәвам итүче батырлар хөрмәтенә кабул ителде.
«Без сезгә никадәр авыр икәнен аңлыйбыз. Сезнең белән горурланабыз һәм теләктәшлек белдерәбез. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәрберсенә рухи көче һәм җиңәргә, дип тәвәккәл көрәшүе өчен рәхмәт белдерәм. Россияне саклаучыларның һәрберсенә Туган илгә һәм халкыбызга намуслы хезмәте өчен рәхмәт», – диде Путин.