Интернет челтәрендә Ватанны саклаучыларга багышланган татарча җыр чыкты
«Еду в Татарстан» телеграм-каналында «Сигма бой» җырының татарча версиясен урнаштырдылар. Ул бүген илебезне саклаучы геройларга багышланган. Әлеге композиция русчадан тәрҗемә генә түгел, ә тулысынча оригиналь әсәр. Җырда яклаучыларыбызның батырлыгы, каһарманлыгы һәм какшамас рухи көче турында әйтелә.
Татар телендә җырның яңа мәгънәсе һәм эмоциональ яңгырашы барлыкка килде. Анда сугышчы авырлыкларга карамастан алга бару, безнең солдатларның тәвәккәллеге һәм бердәмлеге дошманнарда курку уяту турында җырлана, дип яза «Татар-информ».