Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәрбиләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлады
ТР вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин кичә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, чираттагы тапкыр Россия Саклану министрлыгының махсус бүлекчәсендә булды. Бу хакта Тулы вәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әхмәтшин хәрбиләр һәм частьнең командованиесе белән аралашты, аларны 23 Февраль белән котлады. Бу Тулы вәкаләтле вәкиллек җитәкчелегенең әлеге бүлекчәгә алтынчы тапкыр килүе.
Чараның иң башында командование хәрби хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды. Равил Әхмәтшин вазифаи бурычларын үтәүгә үрнәк мөнәсәбәт һәм хезмәттә югары күрсәткечләр күрсәткән хәрбиләргә кул сәгатьләре, «Армия генералы Мәхмүт Гәрәевка 100 яшь» истәлекле медале, мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды.
Вәкиллек частьнең хәрби хезмәткәрләренә – махсус хәрби операция катнашучыларына ярдәм итеп тора. Бәйрәм алдыннан да беренче кирәк-ярак әйберләре алып килгән.
Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева часть командованиесенә югары уку йорты исеменнән «УАЗ» автомобилен тапшырды.
Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Герое, Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Офицерлар клубы әгъзасы Сергей Тулин мөрәҗәгать итте.