Актанышта укучылар махсус операция хәрбие белән очрашты һәм геройларга хат язды
Актанышта Ватанны саклаучылар көне алдыннан район ЗАГС бүлеге каршындагы Гаилә мәктәбендә махсус дәрес үткәрелде. Чарада имам-хатыйб Руслан Мортазин, психолог Фәһимә Шәйгарданова һәм ялга кайткан махсус операция хәрбие Ихтыяр Биктимеров катнашты.
Балаларда Ихтыяр белән очрашу аеруча зур кызыксыну уятты. Хәрби хезмәткәр үзе дә мәктәп укучыларыннан бераз гына өлкәнрәк. Егет Нурлат районында туган, балачагыннан Актаныш районында яшәгән, Технологик техникумда белем алган, шулай ук Руслан хәзрәт Мортазин җитәкчелегендә дин гыйлеме нигезләрен үзләштергән.
«Хезмәт вакытында миңа Исламны белү бик ярдәм итте, - дип сөйләде солдат. - Махсус операция зонасында догада булу һәм сабыр итү көч өсти, киләчәккә якты ышаныч уята».
Ихтыяр 2022 елның 23 ноябрендә армиягә чакыру ала. Мәскәүдә өйрәнү уза һәм 2023 елның 6 маенда контракт имзалый – үзен хәрби хезмәткә багышларга карар кыла. 2024 елның маенда махсус операция зонасына китә, анда декабрьгә кадәр хәрби бурычын үти. Хәзер исә егет, туган ягында көч туплап, яңадан Туган илне сакларга барырга әзер.
Очрашуда Актанышның 2 номерлы мәктәбе, Богады һәм Яңа Әлем авыллары мәктәпләре укучылары булды. Балалар ТР ЗАГС идарәсе оештырган «Геройга хат» акциясендә катнашты. Һәр укучы алгы сызыктагы якташлары өчен котлау открыткаларына теләкләрен язды.
«Хәрбиләребезгә исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез! Гаилә һәм дәүләт терәге булган барлык ир-атларны, егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Өйләребездә һәрвакыт тынычлык һәм муллык булсын!» – диде ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева.
Әлеге очрашу укучылар өчен чын патриотизм, батырлык һәм Туган илгә тугрылык дәресе булды.
- 23 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,8 миллион сум акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле. Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булачак. Хәрбиләр махсус операция зонасында шулай ук аена 210 мең сум ала.
- РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: 8 (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Материал Ләйсән Газизова катнашында әзерләнде.