Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28

Песошин: Социаль инфраструктурасыз торак объектлар барлыкка килүгә юл куярга ярамый

0

Кичә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Яшел Үзән районы Советы һәм Яшел Үзән шәһәре Советының уртак утырышында катнашты.

Яшел Үзән районы шәһәр читендә торак объектлар төзү өчен кызыклы, чөнки ул Казанга якын урнашкан. Бу хакта ТР Премьер-министры Алексей Песошин чыгышында белдерде, дип яза «Татар-информ».

Яңа торак районнар төзегәндә юллар, коммуналь челтәрләр, мәктәпләр һәм башка социаль инфраструктура объектлары турында алдан ук кайгыртырга кирәк, дип ассызыклады Алексей Песошин.

«Яшел Үзән районы, Төзелеш министрлыгы һәм Киңлекне планлаштыру институты җитәкчелеге игътибарын яңа төзелеш мәйданчыкларын алдан ук социаль, юл һәм коммуналь инфраструктура белән тәэмин итү зарур булуга юнәлтәм. Барысы да уйлап эшләнергә тиеш – әзер социаль инфраструктурасыз торак объектлар барлыкка килүгә юл куярга ярамый», - дип билгеләде Хөкүмәт башлыгы.

Песошин ассызыклаганча, А-295 Йошкар-Ола – Яшел Үзән – М-7 «Идел» трассасыннан Казан чигенә кадәр автомобиль юлын файдалануга тапшыру мөһим вакыйга булды. «Болар барысы да «Зур Яшел Үзән» проектын уңышлы гамәлгә ашыруга ярдәм итәчәк», - дип белдерде Песошин.

Алга таба Татарстан Премьер-министры Яшел Үзәндә инфраструктура программалары кысаларында шактый күп эш башкарылу турында сөйләде.

2025 елда Яшел Үзән районында юлларны ремонтлау өчен 225 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Әмма Татарстан Рәисе йөкләмәсе нигезендә норматив хәлгә китерүне таләп итә торган өстәмә объектлар карала.

Шулай ук Горький исемендәге мәдәният үзәген ремонтлау өчен беренче 500 миллион сум бүлеп бирелгән. Песошин искәрткәнчә, учреждениене яңарту планнары турында 2019 елда ук сөйләшү булган. Хәзер исә, сроклар бераз сузылса да, эш, ниһаять, кузгалды.

«Мин 2019 елны хәтерлим, вәгъдәләрне хәтерлим... Вакыт бераз сузылды. Әмма, шуңа да карамастан, мондый зур объектларда эш башланып китүгә күрсәтүче беренче билгеләр бар инде», – диде Хөкүмәт башлыгы.

«Төзү һәм акчалар бүлеп бирү генә түгел, бу объектларны тормыш белән тулыландыру мөһим. Биредә коллективлар эшләсен һәм чаралар узсын өчен. Нәкъ менә шундый учреждениеләргә ярдәм итәсе килә», - дип белдерде Песошин.

Премьер шулай ук җирле хакимиятне салым бурычларын киметү юнәлешендә активрак эшләргә чакырды. Аның сүзләренә караганда, Яшел Үзән районы предприятиеләренең һәм физик затларның республика бюджеты алдындагы бурычы хәзерге вакытта 362 миллион сумны тәшкил итә.

«Бу социаль проектларны финанслауның мөһим чыганагы. Бу юнәлештә эшне көчәйтегез, гражданнарга бурычлары булу турында хәбәр итегез. Шулай ук җирле администрацияләр һәм бюджет оешмалары хезмәткәрләренең милек салымы буенча бурычларына игътибар итегез. 2025 елның 1 гыйнварына 109 хезмәткәрнең 280 мең сумнан артык бурычы бар», – дип ассызыклады Песошин.

Моннан тыш, ул Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьевка районда социаль ипотека программасы тиешенчә үтәлмәве турында искәртте.

«2024 ел йомгакларына караганда, программа 100 процентка үтәлмәгән. Михаил Павлович, план бар, аны тормышка ашырырга кирәк», – диде Министрлар Кабинеты башлыгы.

  • Утырыш башланганчы Алексей Песошин район ветераннары белән очрашты һәм аларга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» медальләрен тапшырды.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Теннисистка Андреева выбыла из топ‑10 мирового рейтинга WTA






В России появился новый бренд автомобилей

Цирк на Вернадского перенесут на другую площадку

Рекламный рынок расцветает! Представляем подборку событий марта

Ульяновский автозавод в 1944 – 1945 годах