Азат Абзалов: Казан чираттагы тапкыр иң күп укый торган шәһәрләренең берсе булуын раслады
Казан чираттагы тапкыр Россиянең иң күп укый торган шәһәрләренең берсе статусын раслады. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте, дип яза Казан мэриясе.
Узган ел нәтиҗәләре буенча Казан муниципаль китапханәләрендә китап бирү 4 мең берәмлеккә арткан. Китап фонды 2,5 миллион данә тәшкил итә, ә укучы билеты 197,5 мең кешедә бар.
«Үсешнең бу дәрәҗәсе узган елда кәгазь китапларны сатуның гомумроссия күрсәткеченә туры килә. Ел саен фондлар яңартыла, 2024 елда бу максатларга 4 миллион сум юнәлдерелде», – дип ачыклык кертте спикер.
2024 елны Казан Россиянең китапханә башкаласы статусында үткәрде. Шулай итеп, шәһәрдә Бөтенроссия китапханә конгрессы, Россия китап берлеге президенты Сергей Степашин рәислегендә «Литературный флагман» форумы, шулай ук тарихта БРИКС илләренең беренче халыкара әдәби форумы оештырылды.
«Әлеге вакыйгалар нәтиҗәләре буенча Татарстан язучылары белән чит ил хезмәттәшләре арасында диалог җайга салынды, бу якын киләчәктә татар әдәбиятына һәм талантлы авторларга үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Ә Казан чираттагы тапкыр Россиянең иң күп укый торган шәһәрләренең берсе статусын раслады», – дип ышандырды шәһәрнең мәдәният идарәсе башлыгы.