Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2025
1
2
3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстан Тулы вәкаләтле вәкиллеге Мәскәүдә республиканың танылган шәхесләрен искә алды

0

ТР Вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин урынбасары Эмиль Фәйзуллин белән Мәскәүнең Даниловский мөселман зиратында булды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми төркемендә хәбәр итә.

4 мартта Фикрәт Тәбиев (1928-2015) тууга 97 ел тулды. Ул республика тарихында эз калдырды – 32 яшеннән КПССның татар өлкә комитетын җитәкләде һәм әлеге вазифаны якынча ике дистә ел дәвамында башкарды. Аннан соң иң авыр елларда СССРның Әфганстандагы илчесе булды. Аның янәшәсендә хатыны – медицина фәннәре докторы, профессор Динә Тәбиева (1929-2023) җирләнгән.

Тулы вәкаләтле вәкиллек җитәкчелеге шулай ук легендар фронт аръягы разведчигы Ибраһим Аганин (1923-1987), легаль булмаган разведчиклар – ирле-хатынлы Шамил Хәмзин белән Бибииран Әлимова, Муса Җәлилнең тормыш иптәше, халыкара журналист Фәрит Сәйфел-Мөлеков, Россиянең атказанган тренеры Бядут Сәйфуллин, РФ Тышкы эшләр министрлыгы Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты профессоры Абдулхан Әхтәмҗан каберләренә чәчәкләр куйды.

Алар барысы да башкаланың 1771 елда нигез салынган борынгы зиратында җирләнгән.

Ильяс хәзрәт, мөселман дине традициясе буенча, үлгәннәр рухына дога кылды, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Теннисист Рублев поднялся в рейтинге ATP на восьмое место






Под охраной автоматчиков выступила в Нигере Новосибирская филармония

Карасин назвал слова Макрона о российской угрозе приступом мании величия

Про мигрантов и раздачу квартир: О проблеме говорили ещё 5 лет назад - кто "проспал" катастрофу?

Юрист Карабанов назвал причины массовых увольнений участковых в России