Алабугада БПЛА куркынычы турында хәбәр итү тәҗрибәсе башка шәһәрләрдә дә кулланылачак
Алабугада пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы турында халыкка хәбәр итү тәҗрибәсе Татарстанның башка шәһәрләрендә дә кулланылачак. Бу хакта йөкләмәне бүген Казан Кремлендә узган Иминлек Советы утырышында Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов бирде.
«Татар-информ» Алабугада халыкка пилотсыз оча торган аппаратлар һөҗүме турында хәбәр итүнең Татарстан өчен уникаль вариантын – IP-домофоннар аша хәбәр итү системасын сынап карадылар, дип хәбәр иткән иде. Әлеге проект шәһәр хакимияте белән бер элемтә операторы хезмәттәшлегендә тормышка ашырылды.
Рөстәм Миңнеханов бу тәҗрибәне республиканың башка зур шәһәрләрендә дә кулланырга кушты.
Дүшәмбе, 3 мартта, Владимир Путин Кремльдә Татарстан Республикасы Рәисен кабул итте. Рөстәм Миңнеханов төп темадан – төбәкнең махсус хәрби операциягә ярдәм итү юнәлешендәге эшеннән башлады. Республикада яшәүчеләрне җәлеп итүнең элек әйтелмәгән саннары аталды: «махсус операция башланганнан бирле контрактчылар, мобилизацияләнгәннәр саны – 38169 кеше». Россия Президенты Татарстан махсус хәрби операциядә катнашу темасына максималь уңай бәя бирде.