Метшин Казанда БРИКС илләре вәкилләре катнашында укытучылар форумы турында игълан итте
Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласында БРИКС илләре вәкилләре катнашында укытучылар өчен халыкара форум уздыру турында игълан итте. Бу хакта ул «Ел укытучысы – 2025» премиясенең шәһәр этабында катнашучыларны бүләкләү тантанасында чыгыш ясаганда әйтте.
«Без укытучылар өчен зур халыкара форум үткәрәчәкбез. Укытучыларыбыз Казанда килеш бөтен дөньядагы иң яхшы лекторларны тыңлый алуын телибез», - дип белдерде Метшин.
Мэр әйтүенчә, форумны оештыру БРИКС программасы кысаларындагы эш белән бәйле. «Мин коллегаларым – БРИКС илләре шәһәрләренең мэрлары белән фикер алыштым, барысының да үз йолдызчыклары бар. Без әлеге йолдызларны катнашырга чакырачакбыз», - дип билгеләде ул.
Форумның төп максаты – Казан педагогларын балаларга белем һәм тәрбия бирү эшендәге алдынгы технологияләр белән таныштыру, шулай ук укытучы һөнәренә игътибар җәлеп итү. «Укытучыларыбыз балаларга белем һәм тәрбия бирү эшендә нинди яңа алдынгы технологияләр тагын да күбрәк коллегаларының игътибарын җәлеп итәчәген күзаллый алсын өчен. Форумны ачык итеп оештырачакбыз», - дип ассызыклады Метшин.
Казанда узачак форумга чит ил спикерлары гына түгел, бөтен Россиядән иң яхшы педагоглар да киләчәк дип көтелә. «Безгә чит ил спикерлары гына түгел, бөтен илдән иң яхшы укытучылар килер, алар соңыннан Казанда калырга булыр, дип өметләнәм», – диде мэр.
Халыкара форумның датасы һәм программасы соңрак игълан ителәчәк. Ул якынча апрельдә узачак, дип планлаштырыла.