Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2025
1
2
3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Путин Дарчиевны Россиянең АКШтагы илчесе итеп билгеләде

0

РФ Президенты Владимир Путин Александр Дарчиевны Россиянең Кушма Штатлардагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе һәм бер үк вакытта Вашингтонда Америка дәүләтләре оешмасы каршындагы даими күзәтүче итеп билгеләде.

Дәүләт башлыгының шул хактагы указы хокукый актларны рәсми рәвештә бастырып чыгару порталында урнаштырылган.

Элегрәк, 27 февральдә, Истанбулда узган Россия-Америка сөйләшүләрендә АКШ делегациясе Дарчиевны Россиянең Вашингтондагы илчесе итеп билгеләүгә алдан ризалык биреп рәсми нота тапшырган иде.

Александр Никитич Дарчиев 1960 елда туган. Тарих фәннәре кандидаты. 1992 елдан - дипломатик хезмәттә. 2003-2005 елларда – РФ Тышкы эшләр министрлыгының Төньяк Америка Департаменты директоры урынбасары, 2005-2010 елларда – Россиянең АКШтагы илчелеге киңәшче-илчесе, 2010-2014 елларда – Төньяк Америка Департаменты директоры, 2014-2021 елларда – Россиянең Канададагы илчесе, 2021 елдан - янә Төньяк Америка Департаменты директоры.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Теннисистка Андреева выбыла из топ‑10 мирового рейтинга WTA






Восьмилетняя девочка упала в яму с кипятком в подмосковной Коломне

Москва готовится к старту сезона проката электросамокатов

Новый антирусский курс Варшавы: Польша зовет НАТО идти к границам России

В Госдуме предложили изменить систему выплат предпенсионерам