Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2025
1
2
3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Илсөяр Иксанова: Безгә бер-беребезне ишетергә, хөрмәт итәргә, яратырга өйрәнергә кирәк

0

– Зур проблемалар турында сөйләшәбез. Җыелышлар хәзер дә күп. Без бик күп җыелабыз да, таралабыз. Ирләр зур итеп проблеманы куя, ул дөрес, шулай булырга тиеш тә. Хатын-кыз вакланып эшли, хәл итә. Язучылар берлегенә дә бик күп идеяләр белән килүчеләр бар. «Без моны эшләргә әзер», - дим. Кем эшли? Нинди юллары бар? Бер кеше бөтен нәрсәне эшләп бетерә алмый. Барыбыз да тел, милләт турында кайгыра торган кешеләр. Бөтенебез дә үз урынында нәрсәдер эшли. Ләкин бездә иң төп проблема - бер-беребезгә таяныч булмауда.

Эшләгән кешенең эшен күрмиләр, тәнкыйть итәргә яраталар. Җыелып, бу кешегә ничек булышыйк, дигән сүз юк. Бу кешене ничек батырыйк, бетерик икән, дигән нәрсә бар. Бу коточкыч проблема. Заманында Фәнзилә Хәкимовна белән беркайчан булмаган фольклор журналларын, фольклор фестивальләрен дә үткәрдек, Россия татарларын да берләштереп карадык. Ләкин ул да кемгәдер ошамады. Андый әйберләр бик күп. Шуңа күрә безгә бер-беребезне ишетергә, хөрмәт итәргә, яратырга өйрәнергә кирәк. Шунсыз беркая да бара алмыйбыз.

Балалар бакчасы, мәктәпләрдәге югарыда әйтеп үтелгән проблемаларны хәл итәр өчен законнарны кабул итә торган урыннардан күрсәтмәләр булырга тиеш. Аларны тикшереп, контрольдә дә тотарга тиешләрдер.

Түгәрәк өстәлдә катнашучыларның уртача яшен карагыз. Яшьләр кайда? Мин аларны эшләмиләр дип әйтмим, алар башка проблемалар белән мәшгуль. Ләкин бездә бер-беребез белән кулга-кул тотынып эшләү гадәте юк. Яшьләр белән без бергәләп эшләргә тиеш. Алар белән эшләгән вакытта гына алга бара алабыз.

Татар теле укытучылары барысы да актив дип әйтеп булмый. Активы да, пассивы да бар. Актив татар теле укытучыларыннан кайсылары укучыларны җыеп, Тукайның туган көнендә шигырь бәйрәменә алып килә? Мәктәпләргә хатлар язабыз, алар үзләренең программаларыннан чыга алмый. Берсен дә гаепләмим, барысының да үзләренең эше, проблемасы. Мәктәпнең үзнең эчке эше бик тыгыз. Университетка хатлар язабыз, кайда студентларыбыз? Берничә укытучыны күрәм. Ләкин мин аларны да аңлыйм, аларның да эшләре тыгыз. Студент булганда безнең дә вакыт тыгыз иде, ничек тә йөри идек, ди ул.

Түгәрәк өстәлдә яңгыраган фикерләрне «Интертат» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина тәкъдим итте.

  • «Тел сагында тору хатын-кыз җилкәсенә генә калмасын иде»



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Индиан-Уэллс (ATP). 1-й круг. Нисикори играет с Муньяром, Сафиуллин встретится с Опелкой, Бублик – с Ватануки






СК хочет отправить в СИЗО жену экс-мэра Сочи Копайгородского

Рынок вторичного жилья в России оказался устойчивее, чем ожидалось

Из-за ДТП нет движения на 74-м километре трассы М-4 в сторону Москвы

В МИД Грузии заявили, что сожалеют из-за возобновления работы аэропорта Сухума