Арчада махсус хәрби операция ветеранына Батырлык ордены тапшырдылар
Сугыш хәрәкәтләре барышында аягын югалткан махсус хәрби операция ветераны Фидаил Габдрахмановка Арчада Батырлык ордены тапшырдылар. Авыр җәрәхәт алуга карамастан, ул протез куйдырган һәм эшләвен дәвам итә. Бүләкләү тантанасы «Герой атасы» республика күчмә күргәзмәсен ачу кысаларында узды.
«Герой булып тумыйлар, геройга әвереләләр. Хәер, мин моның белән бәхәсләшер идем. Әгәр кеше балачактан ук намусның, туган илнең нәрсә икәнен белә икән, димәк, әти-әнисе зур эш башкарган», - дип белдерде Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссары Азат Вахитов.
Бу көнне махсус операция барышында һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре дә Батырлык ордены белән бүләкләнде. Айрат Вәлиуллин бүләген әти-әнисе - Фәридә һәм Рөстәм Вәлиуллиннар кабул итеп алды. Эдуард Ихсанов ордены сеңлесе Эльвинага тапшырылды. Һәлак булган хәрбиләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Күргәзмәдә Батырлык ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән геройларның фотосурәтләре тәкъдим ителде.
«Безнең бабаларыбыз фашизмга каршы көрәшкән, әтиләр Әфганстанда һәм Чечняда сугышкан, ә бүген аларның уллары туган илне саклый. Бу - буыннар бәйләнеше. Хөрмәтле әти-әниләр, шундый балалар тәрбияләгәнегез өчен рәхмәт сезгә», - диде «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, сугыш хәрәкәтләре ветераны Сергей Баһаветдинов.
«Туганнарын югалткан гаиләләрнең кайгысын берни дә җиңеләйтә алмый. Без хәрбиләрнең әти-әниләренә, хатыннарына, балаларына түземлек һәм көч телибез. Геройлар онытылырга тиеш түгел. Хәтер исән чагында киләчәгебез дә бар», - дип өстәде ул.
Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кремльдә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә, мобилизацияләнүчеләр һәм контрактникларны да исәпкә алып, 38 169 кеше китүе турында сөйләгән иде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесенә үлгәннән соң Герой исеме бирелде. Республиканың 1829 хәрби хезмәткәре Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.
Материал Гөлсинә Зәкиева катнашында әзерләнде