Ерак арага йөрүче поездга 10 яшьтән зуррак балалар өчен билетка ташлама кертелде
Россиядә 10 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар өчен дәүләт эчендәге рейсларда ерак арага йөрүче поездларга ташлама керттеләр. Аның күләме олылар өчен билгеләнгән тарифның 50 процентын тәшкил итә, диелә Россия Хөкүмәте карарында.
«10 яшьтән 18 яшькә кадәрге пассажирлар өчен ерак араларга йөрүче поездларда дәүләт эчендәге рейсларда гомуми файдаланудагы тимер юл транспортында өлкән пассажирны йөртү тарифларына карата ташламалы 0,5 коэффициентын билгеләргә», – диелә карарда.
Билгеләп үтелгәнчә, ташлама плацкарт, гомуми, шулай ук 2нче һәм 3нче класслы вагоннар өчен гамәлдә.
Ул тиз йөрешле поездлардагы билетларга кагылмый, диелә документта.