Татарстанда 15 марттан гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый
15 марттан Татарстан Республикасында гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый, алар Казанда 12 мәйданчыкта, Чаллы шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Яшел Үзән шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 2 мәйданчыкта һәм Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында 1 мәйданчыкта узачак. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.
Ярминкәләрдә, гадәттәгечә, фермерларның, кооперативларның һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең натураль продуктларын түбәнрәк бәяләрдән сатып алырга мөмкин булачак. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү максатында үткәрелә, бу «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.
Сәүдә мәйданчыкларының адреслары:
Казан шәһәре: Аграр ур., 2 («Казан» агросәнәгать паркы» АҖ); Липатов ур., 7 (чатыр корылган мәйданчык һәм «Дәрвишләр» базары территориясендәге мәйданчык); Хөсәен Ямашев проспекты, 71а («Бәхетле» гипермаркеты каршындагы мәйданчык); Ленинград ур., 27 («Бәхетле» гипермаркеты каршындагы мәйданчык) Декабристлар ур., 133 (парковка территориясе); Кәрим Тинчурин ур. һәм Татарстан ур. киселеше (Кәрим Тинчурин исемендәге парк каршындагы мәйданчык); Җиңү проспекты, 46 В; Ю. Фучик ур., 64 (чатыр корылган мәйданчык); Академик Лаврентьев ур., 10 (чатыр корылган мәйданчык); Дементьев ур., 7 (чатыр корылган мәйданчык); Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселеше (чатыр корылган мәйданчык); Революция ур., 12 (Юдино пос).
Чаллы шәһәре: Габдулла Тукай яр буе, 16 («Төзүче» стадионы каршындагы мәйданчык); Чулман проспекты (Ипподром территориясендәге мәйданчык).
Яшел Үзән шәһәре: Осиново бистәсе., Садовая ур., 9 («Радужный» сәүдә үзәге каршындагы мәйданчык); «Яңа Тура» технополисы (1 нче павильон янындагы мәйданчык).
Түбән Кама шәһәре: Бызов ур., 2А («Бызов базары» ҖЧҖ мәйданчыгы); Төзүчеләр проспекты, 2Б («Комета»ҖЧҖ үзәк базар мәйданчыгы).
Кама Аланы ш.т.п.: «Олимпия» боз сараеның парковка территориясе.
Ярминкәләр югары социаль әһәмияткә ия һәм республика авыл хуҗалыгы продукциясен сатуда иң югары ихтыяҗлы форматларның берсе булып тора. Шәһәр халкына кулай бәяләрдән тәкъдим ителә торган продуктларның ассортименты шактый киң, болар: кош-корт ите, сыер ите, дуңгыз ите, йомырка, бәрәңге, яшелчәләр, сөт һәм сөт продуктлары, шикәр, көнбагыш мае, он, кондитер әйберләре, диелә хәбәрдә.
Ярминкәләр 2025 елның 27 апреленә кадәр булачак, дип планлаштырыла (7 ярминкә атнасы).