Төмәннең татар мәдәнияте үзәгендә «Корама» кул эшләре клубы эшли
Төмәннең «Яңарыш» Гөлнур Вәлиеваның «Үзәктә «Корама» клубы эшли» дигән язмасы чыкты.
Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә «Корама» кул эшләре клубы эшли. Әле күптән түгел генә монда килүенә карамастан, үз тирәсенә 40лаган кул остасы булырга теләүче балаларны һәм өлкәнрәкләрне җыеп өлгергән ул. Январь ае башларында эчтәлекле «Этно мода» бәйрәмен дә үткәреп алдылар.
«Корама» яңа гына оештымы икән соң, әллә аның нигезләре күптән салынган идеме? Бу турыда клуб җитәкчесе Гөлбану Әминова белән сөйләшеп алдык:
Гөлбану апа, «Корама» кул эшләре клубы кайчан эшли башлады?
Клуб эше себер татарларының өлкә милли-мәдәни автономиясе кул астында 2020 елдан бирле эшләп килә, быел 5 ел була. Алар ул елда татар авылларына концерт программасы белән йөрделәр. Мине дә үзләре белән алдылар. Безнең ул вакытта кул эшләребез бар иде. Алардан күргәзмә оештырдык. Кызыксынучылар да булды. Шуннан автономия кысаларында клуб ачарга булдык. Үзебезнең шөгыльләнер урын булмагач, өйләрдә эшләдек. Аннары Луиза Сөрмәтова җитәкләгән 18 нче китапханәгә йөри башладык. Бераздан китапханә күчте, тагын урынсыз калдык. Мельникайте мәчетендә кызларга өйрәттек. Татар үзәге белән тыгыз элемтәдә эш итә идек, Фәүсия апа Марганова белән «Этно мода» киемнәр күрсәтүне уздырыр өчен мөмкинлек сорарга баргач, шөгыльләнер өчен урын юклыкны әйттек.
Алар хуш күреп безнең фикерне уңай хәл иттеләр. Эшләргә дә тәкъдим ясадылар. Үткән елның ноябрь аеннан мин үзәктәге «Корама» кул эшләре клубы белән җитәкчелек итә башладым. Балалар, зурлар белән эшләү, мастер класслар үткәрү ошый миңа. Монда сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә ике төркемдә эш бара: 11:00 сәгатьтә олылар килә, 14:00 сәгатьтә балалар белән энә тотарга, төрле ысул белән тегәргә өйрәтүдән башлап шөгыльләнәм. Алга таба милли юнәлештә барырга планлаштырабыз. Үзәкнең директоры Мансур Кәбировка һәм Стелла Шакировага зур рәхмәт, гел булышып, безнең идеяләрне хуплап торалар.
Корама юрганнар элек-электән халкыбызда кулланылган. Сез дә әниегездән өйрәнеп үскәнсездер?
Әнием, чынлап та, корама юрганнар, ястык тышлар ясый, бәйли-чигә иде. Кечкенә чагымнан аның эшләрен күреп үстем. Тик саклап калырга кирәклеген аңламаганмын. Тегү машинасында тегә дә, чигә дә иде әнием. Мин алар эштә чагында тегә идем, машинаны да бозганым булды, ясап та куя идем. Шулай өйрәнеп киттем.
Хәзер корама әйберләргә игътибар артты. Кибетләрдә күреп, кыйммәтлелегенә гаҗәпләнеп йөргәнем дә бар. Бервакыт танышым Факия Алишева Суздальгә фестивальгә җыенуын әйтте. Очраклы рәвештә мин дә бару бәхетенә ирештем. Тик алдан метрга метр корама юрган ясарга кирәк булып чыкты. Тәртибен тиз генә сорашып, 3 көн һәм 3 төн эчендә әзерләдем. Суздаль шәһәренең 1000 еллыгына анда мең шундый юрган җыйдылар. Бәйрәмдә йөреп кайтып, башкаларны күреп кызыгып киттем.
2019 елда Мәшгульлек үзәге аша кызыма Төмән туклану, коммерция һәм сервис индустриясе техникумына «Җиңел хатын-кыз киемнәре тегү буенча тегүче» бүлегенә юллама биргәннәр иде. Мин дә аның белән бергә укырга рөхсәт сорадым. Без бергәләп һөнәр үзләштердек һәм хәзер башкаларны да өйрәтә алабыз. Бу уку да уйларымны тормышка ашырырга ярдәм генә итте. Аннары шторлар, ламбрекеннар тегеп алдым.
«Этно мода» милли киемнәр күрсәтү идеясе кайчан туды?
Киемнәр тегү күптән башланды. Фәүсия Марганованың 12 айга багышланган жилетлары алдан ук тегелделәр. Аларга күлмәк, аксессуарлар әзерләнде. Минем 3 кенә күлмәк иде. Без педагогика фәннәре кандидаты, Төмән дәүләт университетының сәнгать кафедрасы доценты Ольга Бакиеваны да чакырып, киңәштек. Ул бизәкләрнең мәгънәләре, урнаштыру тәртипләре, аерымлыклары, төсләр һәм башкалар турында сөйләде. Киемнәрне 10 кеше әзерләде, күрсәтүдә 50дән артык кеше катнашты. Тәнәфесләрдә үзәк артистлары чыгышлары да бик урынлы булды. Спонсорыбыз Ринат абый Насыйровка зур рәхмәт.
Бәйрәм һәркемгә бик ошады. Бу юнәлешне алга таба да дәвам итәргә уйладык.
Рәхмәт, Гөлбану апа. Клубыгызда сәләтле осталар үз эшләре белән сөендерсеннәр. Уңышлар телибез.