Казанда «Ел хатын-кызы»н сайладылар
Казанда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» шәһәр конкурсына нәтиҗә ясадылар. Җиңүчеләрне Казан Ратушасында бүләкләделәр.
«Хатын-кыз - галим» номинациясендә ике җиңүче: социология фәннәре докторы һәм профессор Мария Ефлова һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының атказанган профессоры, архитектура докторы Галина Айдарова.
«Хатын-кыз - лидер» номинациясендә махсус хәрби операциядә катнашучысының хатыны, «Zа Победу! Казан» хәрәкәтен оештыручы Евгения Коцарь җиңде. Бу оешма төрле яшьтәге 80нән артык волонтерны берләштергән, алар махсус операция вакытында фронтка 500 тоннадан артык гуманитар йөк озаткан. Аның составына оптика, рация, дрон, төзелеш материаллар, Starlink системалары һәм хәрбиләр өчен башка мөһим әйберләр кергән.
Ике хатын-кыз «Минем язмышым - минем һөнәрем (производствода эшләүче хатын-кыз)» номинациясендә җиңде. Бу Светлана Полкова, ул 45 елдан артык шомартучы булып эшли. Ул Казан С.П. Горбунов исемендәге авиазаводында хезмәт куя. Шул ук номинациядә «Метроэлектротранс»ның Советлар Союзы Герое И.К. Кабушкин исемендәге трамвай депосының йөртүче-остазы Людмила Алексеева да җиңде.
«Хатын-кыз - ел үрнәге» дип П.А.Полушкин исемендәге 101нче мәктәп директоры Татьяна Петрованы атадылар. 2022 елның февраленнән мәктәп базасында Фронтка гуманитар ярдәм үзәге ачылды, шулай ук мәктәпнең волонтерлар отряды булдырылды, ул хәрбиләргә 6 «УАЗ2 машинасы, 2 мотоцикл, 30дан артык дрон һәм БПЛА операторларын укыту буенча тагын ике тренировка үзәге тапшырды. Петрова шәхсән үзе гуманитар ярдәм тапшыру өчен 23 тапкыр махсус хәрби операция зонасына барган, бу хакта ул Ратушада тантанада сөйләде.
«Өченче буын герое» номинациясендә җиңүче – Казан экскурсоводлары гильдиясе җитәкчесе Надежда Секретова. «Хатын-кыз - бизнес-леди» Гөлнара Фәхриева булды, ул шәһәрдә бердәнбер бетон заводы директоры. Фәхриева компаниясе продукциясен Казан метросы, Бәшир Рәмиев исемендәне IT-парк, М12 федераль трассасы, Вознесение тракты һәм аэропорт төзелеше өчен кулландылар.
«Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият» номинациясендә ТНВ һәм «Шаян ТВ» йолдызларын тәрбияләгән Зифа Гәрәева җиңде. Аның укучылары арасында телевидение алып баручылары Иван Остроумов, Әнвәр һәм Азамат Хәйретдиновлар, Зарина Муллахмәтова бар.
«Барлык [җиңүчеләр] иң яхшылары һәм лаеклылары, әмма әниләргә килгәндә, әни – дөньяда иң мөһим сүз. Тормышыбыздагы иң гүзәл нәрсәләрнең барысын да «әни» сүзе белән белдерәбез. Балалар әниләрне әтиләренә караганда күбрәк ярата, мин моның белән бөтенләй килешмим, әмма килешергә туры килә!» - дип шаяртты Казан мэры, киләсе номинациягә күчеп.
«Хатын-кыз - ана» дип Казанда яшәүче ике хатынны таныдылар. Бу «БлагоДарю» социаль адаптация үзәге директоры Гөлнара Галиәхмәтова, ул үзәктә үзенең ике баласын һәм тагын 10 баланы тәрбияли.
Номинациядә икенче җиңүче булып «Ля Примавера» оркестрының башкарма директоры, биш бала анасы Ульяна Луговцева танылды. Аның ире «Рок мәктәбе» директоры һәм атказанган мәдәният хезмәткәре Айрат Яруллин белән гаилә корганнарына 30 ел булган.
«Казанны яратуымны әйтәсем килә, шәһәр минем күз алдымда чәчәк атты. Монда искиткеч вакыйгалар булды. Казанны Россиянең төп мәдәният үзәкләренең берсе дип саныйм. Мин үземнең кечкенә өлешемне дә кертүемә шатмын», - диде Луговцева.